Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралылар Пермьга барып кайтты (+фоторепортаж)

    IV Бөтенроссия авыл Сабан туе быел Пермь өлкәсенең Барда авылында узды Барданы икенче төрле "Казлар иле" дип йөртәләр. Бер риваять буенча, елгада каз куып йөрүче әбекәйдән сәяхәтчеләр: "Бу нинди авыл?" - дип сорагач, ул: "Казым акты, бар да!" - дип җавап кайтарган. Казымакты елгасы, Барда авылы шуннан килеп чыккан да......

    IV Бөтенроссия авыл Сабан туе быел Пермь өлкәсенең Барда авылында узды

    Барданы икенче төрле "Казлар иле" дип йөртәләр. Бер риваять буенча, елгада каз куып йөрүче әбекәйдән сәяхәтчеләр: "Бу нинди авыл?" - дип сорагач, ул: "Казым акты, бар да!" - дип җавап кайтарган. Казымакты елгасы, Барда авылы шуннан килеп чыккан да...

    Чайковский

    Бардага юлыбыз Чайковский шәһәре аша узды. Автобусыбыз "Дулкын" кунакханәсе каршында ишекләрен ачуга, башына "татарча" яулык чөйгән, нурлы йөзле әбекәй белән очраштык. Бу - 83 яшьлек Хөршидә Мөхлисуллина, тумышы белән Зәйдән. Заманында Биектау егете Мәзитуллага кияүгә чыгып, бирегә эшкә килеп төпләнгән.

    -Гомерем чиләк-балта тотып үтте. Ул вакытта бөтен яшьләр төзүдә эшләдек. Ирем белән ике бала үстердек. Аллага шөкер, ул-кызым саф татарча сөйләшә. Чайковскийның яртысы - татарлар. Казаннан гел артистләр килеп тора, үз җырчыларыбыз да күп. Туган якка сирәк кайтам, соңгысына 10 ел булгандыр. Ирем вафат, үлгәч мине кайда җирләрләр тагын, - диде ул.

    Әлеге сәфәргә без Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә, төрле район делегатлары барган идек. Монда төн кунасыбызны белгәч, Кукмараны үз иткән Питрәч делегациясенә ияреп, шәһәр белән танышырга киттем.

    Чайковский 58 ел элек Кама елгасында Воткинск ГЭСын төзегәндә эшчеләр бистәсе буларак оеша. Ул экологик яктан Россиянең иң чиста шәһәре - тирә-ягы яшеллеккә күмелгән. Биредә вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгать алда йөри. Шәһәрнең исеме исә мәшһүр рус композиторы Петр Чайковскийга бәйле. Ул бу урынга, Кама буена ял итәргә килергә яраткан.

    Халык эшсезлектән интексә дә, урам тулы "иномаркалар" җилдерә. Велосипед, мотоциклга атланучылар да шактый. 13 сумлык маршруткада без дә шәһәрне урап кайттык. 4 ел элек Завьялов районының Есенин урамында беренче мәчет калыккан. Бу урамда иске бер йорт та юк, гел биек, зәвыклы коттеджлар. Бирүзә төсендәге мәчет тә шулар арасына сыенган. Капкасы ачык булса да, аның ишекләре бикле иде. Почта әрҗәсенә кыстырган бер кәгазь тартып чыгардык. Бу - безнең белән Казаннан ук килгән "Хәләл" стандарт комитеты рәисе урынбасары Ирек Җиһаншинның визиткасы икән. Күрәсең, ул да безнең сыман намаз укып чыгарга исәпләгән...

    -Бу районда урыслар сирәк. Коттеджларның хуҗалары - татарлар, - дип сөйләделәр безгә мәчеткә каршы бер йорттан. - Галина Федорко мин. Татар булмасак та, бирегә сыештык. Чайковскийның иң матур урамы бу.

    -Хәзрәт кая икән? Монда намазга йөриләрме соң?

    -Мәлик хәзрәт ара-тирә килә ул, җомга намазын бер дә калдырмый. Җомгада мондагы халыкны күрсәгез! Базарда сату итүче азиатлар да килә.

    -Татарлар белән дус торасызмы? Татарларга монда караш нинди? - дип кызыксынды Питрәч районы Чыты мәктәбе директоры Хәбир Сәйфетдинов.

    -Мәлик хәзрәтне аеруча хөрмәт итәбез. Ул безгә дә кергәли, ислам турында сөйли. Яше бара инде, аңа кем алмаш булыр. Мин элегрәк татарларны яратмый идем. Алу-сату иткәндә эшкә бер татар кызын алган идек. Ул гел алдашты, урлашты. Ә хәзер татарларга хөрмәтем зур. Күптән түгел эшкә алган икенче бер татар кызы иң әйбәт сатучыбызга әйләнде. Гадел, эшсөючән үзе, - диде яңа танышыбыз.

    Без исә урамның һәр йортын өйрәнә-өйрәнә тукталышка чыгып бастык. Очраган һәр кешедән татарлар турында сораштыручы Питрәч егете Миннур Шәмсетдинов автобус көткәндә Николай бабай белән дә гәпләшеп алды.

    -Мәчет - бер байның йорты ул, аңа манара гына куелды. Моны "Уфа трансгазгазпром"ы җитәкчесе Шамил Шәрипов эшләтте. Элек Чайковскийда халык җитеш яшәде, химия, газ, ГЭС тармагында, заводларда эшләде. Хәзер эшсезлектән интегәбез, - диде бабакай.

    Мәлик хәзрәтне автобус кондукторы да белә булып чыкты:

    -Мәлик хәзрәт үзәктә яши, мәчеттән безгә утырып кайтканда гел зарлана. Йорты каршында төн буе утыручы исерекләр үзенә йокы бирми икән. Ә иртән хәзрәт подъезд төбен буш шешәләрдән чистарта. Христиан булсак та, безне дә исламга өнди ул. Аңа инде 80 яшь тулып килә, - диде ул.

    Әмма бу шәһәрдә иң кызыгы - чайковскийлыларның минем хиҗапка ис-акыллары китүе булды. Шәһәр буйлап йөргәндә мине бер үтеп баручы да, кибеттәге сатучы да игътибарсыз калдырмады. Кунакханәгә урнашкач та, өс-башымны капшап, "Бу нинди костюм?", "Син чичән түгелме?" дип сораштырдылар. Аның каравы, полиция паспортымны ачып та карамады.

    -Чайковскийга минем кебек "төренгән"нәр килгәне бар идеме? - дип кызыксындым администратордан.

    -Юк, сездәй чын мөселманны беренче күрәбез. Моңарчы телевизордан гына күрә идек, - диде ул.

    Тагын бу шәһәр җәй буе ак төннәр яктысында яши. Кичләрен халык урамда, паркларда хәмер эчеп уздыра. Шулай да, Мөхлисә әбекәйдән кала биредә башка бер татарны да очратмадык...

    Барда

    Барда Сабан туе шактый кызыклы мизгелләр белән истә калды. Бәйрәмгә туры китереп Габдулла Тукайга һәйкәл һәм парк, Чуен тавында мәчет ачылды. Россиянең төрле төбәгеннән җыелган 70 көрәшче бил алышты. 19 төбәгеннән килгән 1 мең делегатны 114 волонтер кунак итте. Эстрада йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Фәридә-Алсу дуэты, Ренат Ибраһимов, Бардада туып-үскән Гүзәл Уразова сәхнәнең төп бизәкләре булгандыр. Бу көнне Сабантуй урыны аерым шәһәрчекне хәтерләтте. Пермь, татар, башкорт мәйданнарында халык тирмә, чатырларда күңел ачты. Актанышлылар исә "Татар иле" дигән хуҗалыкта мунча корып, халыкны кайнар мунча кертте. Пермьлеләр "Авыл зоопаркы" белән шаккаттырса, башкортлар шәҗәрәләр стенды һәм фольклор концерты белән әсир итте. Әлеге бәйрәмне 40 мең кеше тамаша кылды.

    -Бәйрәм өчен махсус 202 килограмм 236 грамм авырлыктагы кош телен төне буе 14 кеше пешердек, - ди Пермь кулинарлары берләшмәсе рәисе Лариса Плакхина. Аны әзерләү өчен 200 килограмм май, 100 килограмм он, 15 килограмм шикәр комы, 360 йомырка киткән. Әлеге кош теле Россия Гиннеслар рекорды китабына да кертеләчәк икән.

    Бардада Тукайга һәйкәл һәм парк ачылуга килгәндә, анысы да нигезле булып чыкты. Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең әтисе Зиннәтулла - Бардада туып-үскән. Һәйкәлне исә Кушлавычтагы сыман эшләгәннәр. Бу изге эшләрне авыл халкы һәм җитәкчелек күтәргән. Бардалалыр исә Тукайны үзенеке дип саный, дөньякүләм танылган шагыйрьнең тамырлары моннан булуы белән горурлана.

    Шулай ук Сабантуйга Пермь крае губернаторы һәм президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

    -Ярый әле Сабантуйлар бар. Дөньяның теләсә кайсы почмагында милли мәдәниятне саклый һәм таныта алабыз, - диде үз чыгышында президент.

    Реклама

    Сабантуйда "Милли туйлар фестивале" дә узды. Татар, удмурт, башкорт, рус туйлары йолаларын бәяләүче Барда загсы мөдире Гөлнур Иткинова авылда катнаш никахлар булуын да яшерми. 2012 елда Бардада 270 пар кавышса, шуның 127се инде аерылган.

    Барда халкыннан Сабантуй мәшәкатьләре турында күпме сораштырсам да, җаваплар бертөрле булды:

    -Монда күпме яңа кешеләр белән танышабыз. Авылыбыз Россиягә таныла. Ел буе шушы Сабантуй дип яшәдек, - диде алар...

    Кыскасы, Пермьнең иң биек мәчетен, Тукай паркын, Кама буйларын күрәсегез һәм иң татлы кош теленнән авыз итәсегез килсә - Чайковский аша Бардага барыгыз!

    P.S. Көрәштә төрле үлчәү авырлыгында яшьләр арасында Кукмарадан да җиңүчеләр булды:

    Ренат Дәүләтшин - 1 урын; Фирдүс Гаязов - 1 урын;

    Нәфис Галиев - 3 урын; Дмитрий Иванов - 3 урын.

    Беренче Бөтенроссия авыл Сабан туе 2010 елда Галидә (Самара), 2011 елда - Шыгырданда (Чувашия), 2012 елда - Дубровкада (Чиләбе) узды. Киләсе елга чират - Пензаның Урта Әләзән авылында.

    Барда - татарлар яшәүче 9 мең кешелек авыл. Аның турында беренче истәлекләр әле 1750 елларга карый. Биредә беренче мәчет һәм мәдрәсә шул елларда торгызылган. Чуен тавында ачылган мәчет исә 14 ел буе салынган. Бүген ул Пермь краеның иң биек мәчете. 120 кешегә исәпләнгән иман йортында мәдрәсә, ислам тарихы музее һәм дини китапханә дә бар. Биеклеге 51 метр, аны төзүгә 20 миллион сум акча тотылган.

    Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА, Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара бүлеге җитәкчесе урынбасары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: