Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар, этегезнең паспорты бармы?

Исенә төшкән саен, песи баласы алыйк, дип аптыраткан кызым беркөнне шаккатырды. "Әни, Айгөлләрнең кечкенә песиләре бар, - диде ул ишектән керә-керешкә. - Ул шундый матур, йомшак... - дип тезеп китте. Тик бала өчен бөтен яктан камил булган песи баласы диванны пычраткан икән. Моңа кызымның кәефе кырылган. "Аннан соң, әни, аның...

Беркөн иртән, эшкә барырга чыккач, бөтен тирә-юньне яңгыратып елаган көчек тавышыннан сискәнеп киттем. "Я Ходаем, берсеннән-берсе кечкенә, әле күзләре дә яңа ачылып килә торган алты көчек ишегалдына "сибелгән". Кемнәрдер күпкатлы йортның чүп савыты янына төнлә алып килеп ташлаганнар. Башлары эшләгән бит: ачка үлмәсләр, янәсе...

Яңа туган җаннарны аналарыннан аерырга ничек куллары күтәрелә диген... Алар да тере бит, бу дөньяда яшәр өчен яратылган. Көчекләрен урнаштырыр дәрәҗәдә булмагач, нигә дип ана эт асрарга? Ярар, асрасын да ди. Хәзер бит замана алга китте. Үрчетәсең килмәсә, стерильләштерү ысулы да бар. Билгеле, бу түләүле хезмәт. Хәер, хуҗа дигәнең нәрсәгә дип әле артык акча чыгарсын, менә бит бик җайлы гына котылган. Андыйлар бер ул гына түгел, дөнья тулган. Элек яңа туган песи балаларын да суга батырып кына теге дөньяга олактырганнар. Белмим, бәлки хәзер дә шулай итүчеләр бардыр. Бер апаның: "Мәчеләрнең күзе ачылганчы муенын борсаң, бернинди гөнаһы юк аның", - дигәнен мәңге онытасым юк. Шундый "гөнаһсыз" эшләрдән чирканмаган бер әбинең картайган көнендә сукыр калып, бик озак урын өстендә ятканын да ишеткәнем бар. Кем белә, бәлки, бу Аллаһ Тәгалә тарафыннан башкалар өчен кисәтү булгандыр?!

Ә бит бу берьяклы гына мәсьәлә түгел. Шул кечкенә матур көчекләр, берзаман үсеп, безгә ташланырга да мөмкиннәр.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев