Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада 40 ел буе үскән чыршыларга кадәр кистеләр (+фото)

    Августның бер иртәсендә Кукмараның Ленин урамы, төгәлрәге тимер юл вокзалы тирәсендә яшәүчеләрне күңелсез күренеш каршы алды. Элекке район кулланучылар җәмгыяте бинасы каршындагы 40 ел үскән чыршыларны төпләреннән кисә башлаганнар. Сәбәбе - киләчәктә бу бинада сәүдә-офис үзәге урнашачак, чыршылар үскән урында автотукталыш ясалачак икән. Әлеге вакыйгадан соң редакциягә көн дә шалтыратулар...

    Августның бер иртәсендә Кукмараның Ленин урамы, төгәлрәге тимер юл вокзалы тирәсендә яшәүчеләрне күңелсез күренеш каршы алды. Элекке район кулланучылар җәмгыяте бинасы каршындагы 40 ел үскән чыршыларны төпләреннән кисә башлаганнар. Сәбәбе - киләчәктә бу бинада сәүдә-офис үзәге урнашачак, чыршылар үскән урында автотукталыш ясалачак икән.

    Әлеге вакыйгадан соң редакциягә көн дә шалтыратулар ирешә башлады. Ни өчен киселде бу агачлар? Кукмарада ни өчен агачлар киселүгә юл куела?.. Сораулар йомгагын сүтү өчен, иң элек район прокуроры янына юл тоттым.

    -Агачлар киселгән көнне үк безгә бистәдә яшәүчеләрдән гариза керде. Анда хәзергә киселми калган чыршыларны саклап калуга чаралар күрү дә соралган иде, - ди Кукмара районы прокуроры Минемулла Нәҗипов. - Безнең тарафтан бу хакта чара күрелде. Кистерүчеләрне дә үзебезгә чакырттык. Тикшерүгә килгәндә, әлегә аның беренче этабы бара. Монда ачыклыйсы урыннар бик күп: агачларны кисәргә рөхсәт булганмы? Кисүче гаеплеме, әллә кисәргә кушучымы? Поссовет ул агачларны хисапка алганмы? Райпоны сатканда милекче аны росреестр аша рәсмиләштергәнме? Районның төзекләндерү-яшелләндерү сәясәте, федераль һәм региональ законнар да бар бит әле. Бу эшне төпләп, нигезләп тикшереп бетермичә гаепленең кем булуын әйтеп булмый. Нәтиҗәләр турында соңыннан хәбәр итәрбез.

    Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов исә әлеге күренешкә мондыйрак ачыклама бирде:

    -Райпо каршында ике рәт чыршы үсә иде. Икенче рәтнең ботаклары тәрәзәләргә тиеп, тамырлары йортның фундаментына комачау иткәнгә, без аларны кисәргә рөхсәт бирдек, ә тыштагы рәткә кагылмаска куштык. Ә алар аны да кискәннәр. Хәзер үзләрен җавапка тартмый булмый. Чыршылар янында "америка" клены да үсә иде, анысын инде хәзер күп җирдә кисәләр.

    -Бу чыршылар поссоветта хисапка алынган идеме?

    -Юк, чөнки алар райпоныкы, безнең территориягә карамый, - дип җавап бирде ул.

    Киселгән чыршы төпләре яныннан халык әле дә сыкрамыйча үтми.

    -Машина куярга урын әзерлибез, дип акланалар. Шулай дип тере агачларны кисәләрме инде? Урын җитмәсә, аларның аскы ботакларын да кыркып була иде, арасына ник машина сыймасын?

    -Кызыл Октябрьдәге дачамнан кайтсам, урамны шәрә калдырганнар. Юл аркылы гына корган каеннар тора, ник анысын кисмәгәннәр? Күңел җылый, бу ваемсызлык белән килешә алмыйбыз.

    -Яшел, зәңгәр чыршылар һавабызны чистартып, күзләрне ямьләндереп тора иде. Кисүчеләр янына чыгып тавышланып та кердем. Йөрәк әрни, кайда да иң элек агачлардан тотыналар. Бүтән җирдәге җитешсезлекне күрмиләр.

    -"Пассаж" кибете каршында, тегү фабрикасы каршында күпме агачларны харап иттеләр. Табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елында моңа ничек җөрьәт иттеләр икән?!

    Хәзер райпо бинасы җирләренең хуҗасы эшмәкәр Ренат Әсхәтҗанов икән. Ул Кукмараның "Добреев" кибете хуҗасы да. Үзе Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә яши, Кукмарага сирәк килә, диделәр. Шулай да, аның кәрәзле телефон номерын юнәтү авыр булмады.

    -Биредә тиздән сәүдә-офис үзәге ачарга ниятлибез. Заман таләпләре буенча, мондый урыннарда машина белән килүчеләр өчен махсус тукталыш булырга тиеш. Чөнки транспортны юл буенда калдырырга ярамый. Башка җирдән урын таба алмагач, без бу агачларны кисәргә булдык. Әмма моның хата булуын соңыннан гына аңладык, шуңа күрә ихластан үкенәбез һәм халыктан гафу үтенәбез. Без әлеге чыршылар урынына кайда да агачлар утыртырга риза. Калган бөтен нечкәлекләрне Кукмарадагы хезмәткәрем Габделхәй Шәймарданов сөйләп бетерер, - диде ул.

    Габделхәй әфәнде бу уңайдан кукмаралыларга хафага төшмәскә тәкъдим итә. Ул чыршылар киселүне халыкка комфорт тудыру өчен кирәк иде, дип аңлата:

    Реклама

    -Бу бина инде күп еллар ташландык хәлдә булган. Без килгәндә аның суы, канализациясе, газы - берсе дә юк, түбә дә җимерек хәлдә иде. Хәзерге көндә ул Ренат Әсхәтҗановның шәхси милке булып тора. Өч ел буе документларны рәсмиләштереп йөргәч, ЮХИДИ безгә таләп куйды: сәүдә-офис үзәге ачылганда аның үз машина тукталышы булырга тиеш. Бу - аварияләр, юлдан баручы балаларны бәреп китүдән саклану өчен кирәк. Аннары инвалидлар өчен дә махсус парковка ясалу мәҗбүри икән. Ә элекке райпо бинасы шундый урынга урнашкан: аның ике ягында торак йортлар, юл аркылы гына каршында - стоматология поликлиникасы, артында - күпләп сату базары. Парковкага башка урын юк иде.

    -"Оптовый" янында никадәр буш урын бар, тукталышны ник шунда эшләмиләр дип тә кызыксыналар...

    -Андый уй да бар иде. Әмма беркөнне шунда 722 машинаның кереп чыгуын санап тордым. Андый урынга ничек тукталыш ясыйсың? Аннары ул чыршы төпләре эчкечеләр оясы булган. Агачны кискәч, төбеннән чыккан аракы, сыра шешәләре! Беләсезме, хәзер халык безне сүгә. Минем дә аларга соравым бар: чыршыларын шулкадәр яраткач, ник арасындагы чүп-чарны җыештырмаганнар?

    -Чыршыларны кисәргә рәсми рөхсәт бирүче документыгыз бармы?

    -Әйе, ул поссовет тарафыннан расланган гариза. Анда без 7 төп агачны кисәргә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иттек һәм алары урынына башка урында яңа агачлар утыртырга вәгъдә итеп яздык. Һәм яңа агачлар утыртачакбыз да.

    Наил Галиев, Татарстан республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең махсуслашкан инспекциясе начальнигының урынбасары:

    -Кукмара эчендә үсүче барлык агачлар да поссоветныкы. Әгәр ул рөхсәт биргән булса, бу чыршыларның киселүе законлы, - диде ул.

    "Чиста шәһәр" оешмасының җитәкчесе Фирдаиль Шәриповның да бу мәсьәләгә карашы белән кызыксындык.

    -Хәзерге көндә Кукмарада агачлар үстерү авырдан бара. Дөресрәге, булганын саклый алмыйбыз. Кешеләр үсеп киткән агачларның йә башын сындыра, ботакларын йолкый, йә алар корый. 2010 елгы корылыктан зыян күргән күпме агачны һаман да кисеп бетерә алмыйбыз. Быел язын бистәдә 180 агач, 200 үсенте утырткан идек. Көз көне тагын 160лап агач утыртачакбыз. Чыршыларга килгәндә, әгәр поссовет рөхсәт биргән һәм ул җирләр шәхси милектә булса - хуҗаларның аны кисәргә хакы бар булып чыга. Ул үз бакчаңдагы агачны кискән кебек, мәсәлән. Бу очракта без бернинди чаралар куллана алмыйбыз, - дип сөйләде Фирдаиль Шәрипов.

    Бу агачларны үз куллары белән утырткан Касыйм абый Дәүләтов бүген райпо тирәсендәге йортта яши. Ул инде 40 ел аларга хозурланып, язмышлары өчен борчылып яшәгән.

    -Без бу чыршыларны 1973 елда, Саба питомнигыннан кайтарып утырткан идек. Мин үзем дә чыгышым белән Саба районы Олы Арташ авылыннан, - дип сүз башлады 87 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны. -Райпоның шул вакыттагы җитәкчесе Шәриф Әхмәтҗанов кайтарды аларны. Алар 15 төп иде, бер-икесе үсеп китә алмады, берсен Яңа ел бәйрәме алдыннан урладылар. Ә хәзер нинди күңелсез хәл килеп чыкты: Кремльләр ишегалдында гына үсә торган гүзәл чыршыларыбызны кискәннәр! Ярый әле мин моны үз күзләрем белән күрмәдем. Икенче көнне генә, бөтен кеше кубарылып сөйли башлагач ишетеп, урамга чыктым. Ә анда - агачларым җиргә авып ята...

    Әлеге язмамны райпо бинасына күрше йортта яшәүче бер абзыйның сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

    -Алга таба бу хәлләрдән сабак, гыйбрәт алып яшәргә генә кала. Тиздән көзгә керәбез, һәркем берәр төп агач утыртса, тирә-ягыбыз яшелләнер иде, - диде ул.

    Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА,

    Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: