Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарадан гармун сатарга теләүче ир кеше 32900 сум акчасыннан колак каккан

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада районда мошенниклык белән бәйле биш җинаять эше кузгатылган. 54 яшьлек райондашыбыз Интернет челтәрендәге бушлай белдерүләр бирү сайтына гармун сату турындагы хәбәр урнаштыра. 1,5 сәгать узуга ук, товар белән кызыксынып, бер ир-ат шалтырата. Гармунны сатып алачагына райондашыбызны тәмам ышандырганнан соң, ул мошенниклык...

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада районда мошенниклык белән бәйле биш җинаять эше кузгатылган. 54 яшьлек райондашыбыз Интернет челтәрендәге бушлай белдерүләр бирү сайтына гармун сату турындагы хәбәр урнаштыра. 1,5 сәгать узуга ук, товар белән кызыксынып, бер ир-ат шалтырата. Гармунны сатып алачагына райондашыбызны тәмам ышандырганнан соң, ул мошенниклык схемасы буенча эшли башлый. Банк картасына акча күчерәчәкмен дип, гармун хуҗасыннан карта реквизитлары, паспорт мәгълүматларын сорап ала. Шуннан соң ул гармун сатучыны онлайн-банкка терки. Әле өстәвенә райондашыбыз кәрәзле телефонына бер-бер артлы килгән смс-парольләрне дә җиткереп тора. Берникадәр вакыттан соң аңа банк картасыннан 32900 сум акчасының алынганлыгы турында өр-яңа хәбәр килеп төшә.

-Зыян күрүче ир банкның "кайнар линия" телефоны аша картасының эшчәнлеген туктатканнан соң, безгә мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта мошенникның шәхесен һәм кайда булуын ачыклау буенча эш алып барабыз, - ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Илгиз Әхәтов. - Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен банк карталарын мобиль банк хезмәтенә (900) тоташтырмавыгыз хәерле. Билгесез кешеләргә беркайчан да акча күчермәгез, банк картасының мәгълүматларын әйтмәгез. Бер банк картасыннан икенчесенә акча күчерү өчен нибары аның номеры гына кирәк.Үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыручылардан да сак булыгыз. Компютерыгызга яисә телефоныгызга килгән шикле сылтамаларны читләп үтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев