Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада терлекләргә прививка ясалган

Район ветеринария берләшмәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 июльгә районда барлыгы 982 атка, (шуларның 150се - күмәк хуҗалыкларда), 41602 баш мөгезле эре терлеккә (26817се күмәк хуҗалыкларда), шәхси хуҗалыкларда булган 12134 баш кәҗә-сарыкларга, 4034 эткә, 7000 песигә әлеге берләшмә хезмәткәрләре тарафыннан котыру авыруына каршы прививка ясалган.

Массакүләм матбугат чараларында бирелгән хәбәрләрдән күренгәнчә, соңгы вакытта күрше Саба районының Эзмә авылында котыру авыруы теркәлеп, ул республиканың башка җирлекләренә таралмасын өчен, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның карары нигезендә бу авылда карантин игълан ителгән иде. Күңелсез хәлләргә тарымас өчен прививка ясатуга аңлы карап, каршы килмәскә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев