Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада бер укучы математикадан БДИ тапшырганда кагыйдә бозган

Татарстаннан - 21107, ә Кукмарадан 490 егет-кыз математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. ТР мәгариф һәм фән министрлыгында Интертат.ру хәбәр итүенчә, БДИ кагыйдәләрен бозган өчен (кәрәзле телефоннар куллану) Чүпрәле районыннан - ике, ә Кукмара һәм Алабуга районнарыннан берәр укучы имтиханнан чыгарылган. Казанның Совет районында бер имтихан бирүчене шпаргалка белән "тоткан"нар. Норлат...

Татарстаннан - 21107, ә Кукмарадан 490 егет-кыз математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. ТР мәгариф һәм фән министрлыгында Интертат.ру хәбәр итүенчә, БДИ кагыйдәләрен бозган өчен (кәрәзле телефоннар куллану) Чүпрәле районыннан - ике, ә Кукмара һәм Алабуга районнарыннан берәр укучы имтиханнан чыгарылган. Казанның Совет районында бер имтихан бирүчене шпаргалка белән "тоткан"нар. Норлат һәм Баулы районнарында ике укучы БДИ җавапларын биремнәрне Интернет челтәренә урнаштырып алмакчы булган.

Укучыларның математикадан резерв көн - 19 июньдә имтиханга кабат кертелү-кертелмәвен Татарстан Дәүләт имтихан комиссиясе хәл итәчәк.

фото: http://www.mkisrael.co

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара БДИ куып чыгарылу

erid: 2VtzqxWHLUk