Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районының Рудник авылында билгесез җанвар тавыкларның канын эчкән

Рудник авылындагы йортларның берсендә яшәүчеләр иртә белән сарайдагы кош-кортларын ашатырга чыккан җирдә өнсез калалар. -Төнлә белән ниндидер җанвар 12 тавыкның канын эчкән, әтәчнең башын өзгән, өстәвенә ике тавыкны үзе белән алып чыгып киткән, - диләр алар. - Әлеге җанвар абзар эчендәге тавыклар сараена җирне казып кергән, бераз тимер плитәне дә...

Рудник авылындагы йортларның берсендә яшәүчеләр иртә белән сарайдагы кош-кортларын ашатырга чыккан җирдә өнсез калалар.

-Төнлә белән ниндидер җанвар 12 тавыкның канын эчкән, әтәчнең башын өзгән, өстәвенә ике тавыкны үзе белән алып чыгып киткән, - диләр алар. - Әлеге җанвар абзар эчендәге тавыклар сараена җирне казып кергән, бераз тимер плитәне дә күтәргән. Ике тавыкны ничек алып чыга алды икән, шунысына аптырыйбыз!

Әле бу араларда тыныч, мондый хәлләр ишетелми иде. Әлеге очракны хорек эше түгел микән, дип фаразлыйлар. Инде башка хуҗалыкларга да зыянын сала күрмәсен.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев