Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районы командасы Татарстан Республикасы көрәш Федерациясенең I дәрәҗә Дипломына лаек булды

Биектау районының "Биектау" спорткомплексында каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан үткәрелә торган традицион көрәш турниры узды. 55нче мәртәбә оештырылган турнирда республика район-шәһәрләре һәм Башкортостаннан 400дән артык көрәшче катнашты. Турнир ачылышында узган ел нәтиҗәләре буенча көрәш ярышларында иң зур уңышка ирешкән районнарны да бүләкләделәр. Анда Кукмара районы командасы 2017...

Биектау районының "Биектау" спорткомплексында каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан үткәрелә торган традицион көрәш турниры узды. 55нче мәртәбә оештырылган турнирда республика район-шәһәрләре һәм Башкортостаннан 400дән артык көрәшче катнашты. Турнир ачылышында узган ел нәтиҗәләре буенча көрәш ярышларында иң зур уңышка ирешкән районнарны да бүләкләделәр. Анда Кукмара районы командасы 2017 елда яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында булган календарь ярыш нәтиҗәләре буенча республика районнары һәм шәһәрләре арасында беренче урынны алды һәм Татарстан Республикасы көрәш Федерациясенең I дәрәҗә Дипломына лаек булды. Шулай ук Диплом белән берлектә район башлыгы Сергей Димитриевка "2017 ел нәтиҗәләре буенча республикада көрәш буенча иң яхшы җыелма команда" дип язылган төп бүләк - кубок тапшырылды. Ел нәтиҗәләре буенча икенче урында - Түбән Кама, өченчедә - Казанның Яңа Савин районы командалары. Бу көнне узган елның иң яхшы көрәшчеләре һәм тренерларының да исемнәре аталды. 2017 елның иң яхшы көрәшчеләре арасында Байлангар авылы егете Илсур Гыймадетдинов та бар. Иң яхшы хөкемдарлар исемлегендә өч кеше иде, шуларның икесе безнең районнан - Илгиз Салихов һәм Миннерәхман Вәккасовлар. Аларга да акчалата бүләк һәм дипломнар тапшырылды.

Ике көн дәвамында барган бәйгедә көрәшчеләр 10 үлчәү авырлыгында көч сынашты. Байлангардан Илсур Гыймадетдинов - 60 килограмм үлчәү авырлыгында 38 көрәшче арасыннан, Олыяздан Динар Фәттахов 65 килограммда 44 спортчы арасыннан өченче урыннарны яуладылар. Раил Сәләхетдинов исә 85 килограмм үлчәү авырлыгында 39 көрәшче арасыннан мактаулы икенче урында калды. Гомуми нәтиҗәләр буенча Кукмара командасы 44 команда арасында 9нчы урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk