Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кукмара полициясе сувенир итекләргә зыян салучыларны эзли

4 ноябрьдә район Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Җиңү Паркы каршындагы мәйданга урнаштырылган сувенир итекләрнең бер өлешендә утлары янмау турында хәбәр алына.

-Күзәтү камерасының язмаларыннан билгеле булганча, "Я люблю Кукмор" дигән арт-объект янына куелган әлеге итекләргә 30 октябрьдә, кичке сәгать җиделәрдән соң зыян салына. Өч яшүсмер сувенир итекләргә типкәлиләр, утларын өзәләр. Бүгенге көндә тикшерү, әлеге егетләрнең кем булуларын ачыклау эшләре бара, - дип хәбәр итте район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Бәлки, район халкы арасында аларны күрүчеләр булгандыр, кичекмәстән полициягә хәбәр итсәгез иде. Булган матурлыкны юкка чыгарырга теләүчеләр үз җәзаларын алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев