Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимнәр бәйгесе” үткәрелде

Кукмара мәдрәсәсендә инде традициягә әверелгән "Мөслимнәр бәйгесе" дип аталган бәйге уздырылды. Моңарчы үткәрелгән ярышларда фәкать биредә белем алучы шәкертләр генә катнашкан булса, быелгысы инде республикакүләм чара буларак үтте. Казандагы "Ислам динен кабул итүгә бер мең ел" исемендәге мәдрәсәнең Балтач районындагы бүлеге, данлыклы "Мөхәммәдия", Мамадыш мәдрәсәләренең, алдан килешенгәнчә, кичке бүлекләрендә укый...

Беренче "Сәламләү" конкурсында үзләре белән таныштырганнан соң, шәкертләр төрле номинацияләр буенча үзара ярышты. Бәйгенең "Моңлы азан" (азан әйтү), "Изге Коръән - күңелләрдә" (Коръән уку буенча конкурс), "Көйле нәсыйхәт" (нәшид яки мөнәҗәт, ягъни нинди дә булса дини эчтәлекле тәрбияви җыр башкару), "Гыйбрәтле сабак" (әхлак-тәрбия темасына багышланган вәгазь сөйләү яки сабак булырлык нинди дә булса хикмәтле хәлне чагылдыручы сәхнә күренеше күрсәтү) кебек конкурсларда катнашып, алар тамашачыларны үз осталыклары белән хәйран калдырды.

Билгеле булганча, 2018 ел Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан "Шиһабетдин Мәрҗани елы" дип игълан ителде, чөнки быел татар җәмәгатьчелеге шушы мәшһүр татар дин галименең 200 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шуңа күрә бәйгедәге конкурсларның берсе Мәрҗани хәзрәтләренең тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган викторина буларак узды.

"Алтын куллы шәкертләр" дип исемләнгән конкурс шарты буенча, һәр команда берәр шәкертнең үз кулы белән башкарган нинди дә булса эшләнмәсен алып килергә тиеш иде. Кукмара һәм "Мөхәммәдия" шәкертләре - агачтан эшләнгән кечкенә затлы тартмалар (шкатулкалар), балтачлылар - калай почта тартмасы, мамадышлылар исә тимердән ясалган матур бизәкле гөл савыты алып килгән. Һәр команда вәкиле әлеге кул эшләре турында кыскача мәгълүмат бирде.

Чираттагы конкурс спорт төре белән бәйле булды. Анда катнашу шарты гади: таягы әйләнеп торган махсус "подшипник"лы турникта мөмкин кадәр озаграк "эленеп" торырга кирәк иде. Алып баручылар әлеге турникны "дөнья" белән чагыштырды, шуңа күрә ул бәйге "Дөньяга ябышу" дип аталды да инде.

Төрле мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган жюри һәр конкурска нәтиҗә ясап барды. Тулы исәп-хисап чыгарганнан соң, урыннар билгеләнде һәм бәйгенең җиңүчесе булып "Ислам динен кабул итүгә бер мең ел" исемендәге мәдрәсәнең Балтач районындагы бүлеге шәкертләре танылды. Аларга һәм башка барлык командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Кәрибуллин билгеләп үткәнчә, бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсеп бара һәм биредә катнашкан һәр мәдрәсә - үзенчә җиңүче.

"Мөслимнәр бәйгесе"ндә катнашкан һәркемгә - команда вәкилләренә карарга килүчеләргә һәм, әлбәттә инде, шушы ярышны уздырырга ярдәм итүчеләргә Аллаһның рәхмәте булсын. Катнашучылар һәм тамашачылар күңелле ял итеп, вакытларын файдалы, нәтиҗәле үткәрде. Һәркем бу чарадан гыйбрәтләнеп, вәгазьләнеп, гыйлемнәрен арттырып кайтып китте. Аллаһ Раббыбыз шушы бәйгене изге гамәлләрдән кабул итеп, тиешле әҗер-саваплары белән бүләкләсен иде, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X