Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара командасы "Россия татар авыллары" оешмасы призына хоккей уеннарында катнашты

Турнирда Удмуртия, Кукмара, Шөн, Нократ аланы командалары катнашты.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). Бу көннәрдә "Россия татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы призына бозда алкалы хоккей буенча III төбәкара турнир узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Ярышлар Киров өлкәсенең Нократ аланы районы Урта Шөн авылында оештырылды. Тантаналы ачылышта беренче булып Урта Шөн авыл җирлеге башлыгы Мансур Фаләхетдинов чыгыш ясады.

Турнирда Удмуртия, Кукмара, Шөн, Нократ аланы командалары катнашты. Шөн командасы җиңү яулады. Уенчылар күтәренке күңел белән уйнадылар һәм ярыштан канәгать калдылар. Турнир югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Киенү-чишенү урыннары, кайнар ризык тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев