Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара игенчеләренә янгыннан саклану чараларын өйрәттеләр

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең бурычы, чөнки аларның кулында - уңыш язмышы. Игеннәр өлгереп килгән чорда һәм урак вакытында басуларда күзәтү оештыру мөһим. Урман һәм торфлыкларда яки юл кырыйларында янгын чыккан очракта утның басуга күчүенә юл куймас өчен урман һәм торфлыкларга, олы юлларга, тимер юлларга "терәлгән" урыннарда басуларны...

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең бурычы, чөнки аларның кулында - уңыш язмышы.
Игеннәр өлгереп килгән чорда һәм урак вакытында басуларда күзәтү оештыру мөһим. Урман һәм торфлыкларда яки юл кырыйларында янгын чыккан очракта утның басуга күчүенә юл куймас өчен урман һәм торфлыкларга, олы юлларга, тимер юлларга "терәлгән" урыннарда басуларны үләне чабылган яки сукаланган, киңлеге 4 метрдан да ким булмаган полоса аерып торырга тиеш.
Урып-җыю эшендә катнашкан һәр авыл хезмәтчәне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.
Игеннәрне урганда комбайннар, тракторлар һәм эчке яну двигательләре булган башка машиналарда янгын чыгу очраклары аз түгел. Шуңа күрә урып-җыюда кабызу һәм ягулык бирү системалары көйләнгән техника гына эшли ала. Төтен торбасыннан ялкын чыкмасын өчен торбаны корымнан яхшылап чистарту һәм очкын сүндергечләр белән тәэмин ителү шарт. Комбайннарның һәм тракторларның әйләнүче узелларына салам чорналудан сакланырга кирәк.
Урып-җыюда эшләүче комбайнчы, тракторчы һәм шоферлар ягулык баклары һәм электр җиһазларының төзеклеген көн саен тикшереп торырга бурычлы.
Карбюраторга, ягулык бакларына тоташкан үткәргечләрнең буыннарыннан ягулыкның агып чыгуга, двигательне майлау һәм гидросистемаларыннан май саркуга юл куймаска кирәк. Төтен торбасының һәм чыгару коллекторының ялганган урыннарын даими рәвештә тикшереп тору мөһим.
Ягулык бакларына ягулык салганда двигательнең сүнгән булуы, бу эшнең басу читендә һәм көн яктысында башкарылуы таләп ителә. Уракка чыккан барлык комбайннар һәм агрегатларда көрәк һ.б. янгын сүндерү инвентаре булырга тиеш.
Орлыкны киптерү, чистарту һәм саклау кебек технологик процесслар янгын куркынычы тудыралар.
Ут чыгу сәбәпләренең берсе һәм иң еш очрый торган - киптерү агрегатларындагы җылы үткәргечләрнең температурасын күтәрү вакытында орлык киптерү режимын сакламау. Мондый хәл агрегат эчендәге орлыкның янып китүенә, кыйммәтле җиһазларның эштән чыгуына китерә. Орлык киптергәндә ут афәтен булдырмау өчен җылытылган һаваны температурасын тикшереп-күзәтеп торырга кирәк. Ул орлык киптерү өчен - 40, фураж өчен 150 градус булырга тиеш.
Киптерү агрегатлары сыек ягулык белән эшләгәндә, ягулыкның түгелүенә һәм агып чыгуына юл куймау хәерле. Эшләп торучы электр җиһазларын даими күзәтеп, төзексез урыннарын ремонтлап торырга кирәк.

Фәнил СӘГЫЙТОВ,
дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы, эчке эшләр хезмәте подполковнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев