Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара аграр көллияте студенты республикакүләм шигърият бәйгесендә беренче урынны алды

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Габдулла Тукайга багышлап, "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дигән республикакүләм вузара шигърият бәйрәме узды. Быел миллләттебезнең милли символына әверелгән бөек Тукайның 130 еллык юбилее. Шуңадырмы, әлеге чара, башка еллардан аермалы буларак, катнашучыларның саны һәм географиясе белән аерылып торды. Бәйрәмдә татарстанлылар гына түгел, Кытай,...

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Габдулла Тукайга багышлап, "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дигән республикакүләм вузара шигърият бәйрәме узды.

Быел миллләттебезнең милли символына әверелгән бөек Тукайның 130 еллык юбилее. Шуңадырмы, әлеге чара, башка еллардан аермалы буларак, катнашучыларның саны һәм географиясе белән аерылып торды. Бәйрәмдә татарстанлылар гына түгел, Кытай, Төркмәнстан, Әрмәнстаннан килеп белем алучы студентлар да катнашты. Алар яраткан язучыбызның әсәрләрен татар, рус, удмурт, мари, әрмән, япон,инглиз телләрендә яңгыраттылар. Әлеге бәйгедә Кукмара аграр көллияте студентлары да чыгыш ясады. Регина Муллиева Тукай шигырьләрен - рус, Марат Кәримов - мари, Андрей Алексеев -удмурт, Муса Фәттахов татар телләрендә сөйләделәр. Муса, "Ысуле кадимче" әсәре белән тыңлаучыларны һәм жюрины әсир итеп, беренчелекне алды. Ул 26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан оештырылган чарада, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашачак.

Апрель бездә ел саен туган тел ае буларак билгеләп үтелә. Укучыларыбызда туган телгә мәхәббәт, хөрмәт уятуда Тукай иҗатының роле бәяләп бетермәслек зур. Шуңа да без аны хаклы рәвештә милләтебезнең әйдаманы, рухи әләмчесе дип атыйбыз.

Алмазия СӨЛӘЙМАНОВА, Кукмара аграр көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев