Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара агар көллиятендә укучы балалар юлда транспорт көтәргә мәҗбүр

-Безнең 15 яшьлек балаларыбыз Янил авылындагы Кукмара аграр көллиятенә нинди транспорт туры килә, шуның белән йөреп укырга мәҗбүр. Алар иртәнге сәгать җиденче яртыда өйдән чыгып китәләр, кичке сәгать алтынчы яртыларда гына кайтып керәләр, - дип ачына Нырья җирлегеннән килгән ике әти-әни. - Югары Күзмис белән Янил арасы 15 чакрым. Укырга...

-Безнең 15 яшьлек балаларыбыз Янил авылындагы Кукмара аграр көллиятенә нинди транспорт туры килә, шуның белән йөреп укырга мәҗбүр. Алар иртәнге сәгать җиденче яртыда өйдән чыгып китәләр, кичке сәгать алтынчы яртыларда гына кайтып керәләр, - дип ачына Нырья җирлегеннән килгән ике әти-әни. - Югары Күзмис белән Янил арасы 15 чакрым. Укырга йөрүче 21 бала арасында малайлар гына түгел, кызлар да бар. Кайтып күзгә күренгәнче алар өчен ут йотып торабыз. Тулай торактан бүлмә бирелсә, я автобус мәсьәләсе хәл ителсә, яхшы булыр иде.

Бүгенге көндә Кукмара аграр көллиятендә 487 бала белем ала. Шуларның 160ы тулай торак белән тәэмин ителгән, ә 60 баланы автобус йөртә. "Кызганыч, әлегә барлык студентларны да тулай торак белән тәэмин итә алмыйбыз. Бүлмәләр бик ерак аралардан килүче беренче курс укучыларына гына бирелә. Транспорт мәсьәләсенә килгәндә, министрлык һәм район җитәкчелеге ярдәме белән автобус алу мөмкин булса, киләчәктә Нырья маршруты буенча да автобус куелыр", - диде көллият директоры Азат Гатин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев