Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Күпердән сикерергә җыенган ирне ташлап киткән хатыны коткарган

Казанның Миллениум күпере аша узучылар чираттагы юләр мәхәббәт корбанының шаһиты була язды. Күпердән сикерергә маташучы ир-атны күреп, узып баручылар тиз арада ашыгыч хезмәт бүлегенә шалтырата. Урынга коткаручылар килеп җитә. Аларны күреп, егет коймадан тагын да ераккарак үрмәли. Коткаручылар эшнең җитди төс мер алуын аңлап, әлеге ир-ат белән әңгәмә корырга керешә....

Казанның Миллениум күпере аша узучылар чираттагы юләр мәхәббәт корбанының шаһиты була язды. Күпердән сикерергә маташучы ир-атны күреп, узып баручылар тиз арада ашыгыч хезмәт бүлегенә шалтырата. Урынга коткаручылар килеп җитә.

Аларны күреп, егет коймадан тагын да ераккарак үрмәли. Коткаручылар эшнең җитди төс мер алуын аңлап, әлеге ир-ат белән әңгәмә корырга керешә. Сөйләшү барышында аны әлеге адымга хатынының ташлап китүе этәргәнлеге аңлашыла. Бераздан урынга аның хатыны да килеп җитә. Ярты сәгатьләп аралашканнан соң ир-ат коткаручыларга кулын суза.
Әлеге юләр адым гаиләнең татулыгына этәргеч булсын иде.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев