Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Коралга лицензия - интернет аша

Коралга лицензия алырга теләүчеләр район эчке эшләр бүлегенә үзләре килә яисә www.gosuslugi.ru дәүләт уңайлыкларын тәкъдим итүче бердәм порталга мөрәҗәгать итә алалар. Федераль дәүләт хезмәтләре порталында Эчке эшләр министрлыгы бүлеген табарга һәм үзегезгә кирәкле хезмәт төрен сайларга кирәк. Алга таба "Хезмәттән файдалану" төймәсенә басып, иминиятләштерү белешмәсе (СНИЛС) номерын күрсәтеп теркәлү узарга...

Коралга лицензия алырга теләүчеләр район эчке эшләр бүлегенә үзләре килә яисә www.gosuslugi.ru дәүләт уңайлыкларын тәкъдим итүче бердәм порталга мөрәҗәгать итә алалар. Федераль дәүләт хезмәтләре порталында Эчке эшләр министрлыгы бүлеген табарга һәм үзегезгә кирәкле хезмәт төрен сайларга кирәк. Алга таба "Хезмәттән файдалану" төймәсенә басып, иминиятләштерү белешмәсе (СНИЛС) номерын күрсәтеп теркәлү узарга һәм сайтта күрсәтелгән тәртиптә гаризаны тутыру сорала. Документларны электрон юл белән алу финанс чыгымнарын киметергә, кәгазь эшләреннән котылырга һәм документларны тизрәк алырга ярдәм итә. Электрон юлны сайлаучылардан гаризага тиешле документларның электрон үрнәкләрен теркәү сорала. 2-3 көн өчендә мөрәҗәгатьнең кабул ителүе турында хәбәр килә. Рөхсәт әзер булгач, телефон аша яки электрон хат белән кайчан һәм кая килергә икәнлеге хәбәр ителә. Коралның төренә карап, рөхсәтне көтү вакыты төрлечә булырга мөмкин. Порталда заявка бирүчеләргә заявкаларның тикшерү барышын күзәтү мөмкинлеге дә тудырылган.

Альмир Җәләлиев, район эчке эшләр бүлегенең лицензия-рөхсәт эшләре өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев