Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Корал тапшырган өчен - акча

Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе бара.

Бүгенге көндә районның 401 кешесендә 482 данә утлы корал бар. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. Узган ел коралларның сакланыш тәртибен бозган өчен - 16, ә быел 31 кеше административ җаваплылыкка тартылдылар.

"Арсенал" операциясе барышында коралларның сакланыш тәртибе тикшереләчәк. Әгәр сезгә корал кирәк түгел, яисә утлы корал тапкансыз икән, аны полициягә алып килеп бирергә, 02, 2-70-80, 2-65-41 телефоннары аша шалтыратып әйтергә кирәк.

Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча, киселгән утлы корал тапшырган өчен - 3 мең, шартлаткыч матдәләр һәм шартлату чаралары өчен - 2 мең, гранаталар һәм шома көпшәле утлы ату коралы өчен - 1 мең 500 сум, көпшәсе киселгән, кулдан ясалган утлы коралга - 1 мең, газлы, пневматик һәм травматик корал өчен - 500 сум, киселгән утлы коралга хәрби кирәк-яраклар өчен 20 сумга кадәр акча түләнә.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев