Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күнегүләр вакытында 11 яшьлек көрәшче малай үлгән

Күнегүләр вакытында партнерлар егылып башларын бәргән, тиз арада берсенең хәле начарайган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Аксубайның «Юность» спорт комплексында күнегүләр вакытында 11 яшьлек көрәшче үлгән, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, күнегүләр вакытында партнерлар егылып башларын бәргән. Тиз арада бер малайның хәле начарайган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 3 февраль көнне Чистай хастаханәсендә яшь көрәшченең йөрәге тибүдән туктаган.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең нечкәлекләрен тикшерәләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев