Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кемгә нинди сәдака бирәсе? (cорау-җавап)

Сәдака бәндәне начарлыктан саклый, явызлардан яклый. Татарда сәдака бирү, өләшү йоласы бар. Диннән ерак торганнар да хәер бирүнең әҗере барлыгын таный... Кыямәт көненә гыйлемле - үзенең белеме белән, дога кылучы - намаз белән, ураза тотучы - уразасы белән, ә сәдака бирүче белем, намаз һәм ураза белән килер. Чөнки ул мөселман...

Сәдака бәндәне начарлыктан саклый, явызлардан яклый. Татарда сәдака бирү, өләшү йоласы бар. Диннән ерак торганнар да хәер бирүнең әҗере барлыгын таный...


Кыямәт көненә гыйлемле - үзенең белеме белән, дога кылучы - намаз белән, ураза тотучы - уразасы белән, ә сәдака бирүче белем, намаз һәм ураза белән килер. Чөнки ул мөселман кардәшләренең китапларын бастырган, намаз укучыларга мәчет төзеткән, ураза тотучыны уразасы беткәч ашаткан, ди дин белгечләребез.

Intertat.ru почтасына килгән сорауларны барлауны дәвам итәбез.


«Сәламәтлегенә бәйле рәвештә Рамазан аенда ураза тота алмаган кеше теләгән һәр айда, һәр көнне ураза тота ала, дип ишеткәнем бар. Быел сәламәтлегем какшау сәбәпле, уразаны вакытында тота алмадым. Ел дәвамында тотармын дип өметләнсәм дә, әле һаман сәламәтләнә алганым юк. Фидия сәдакасын дога кыла торган кешегә бирү мәҗбүриме? Әллә фәкыйрь, мохтаҗларга бирү дә җитәме?


Илһам, Чирмешән




Сорауга ТР мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват бүлегенең баш белгече, Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә:

- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Фидия сәдакасы мескен, фәкыйрь, ятим кешеләргә бирелә. Монда дога кыла беләме-юкмы, яисә мөселманмы-мөселман түгелме - аерма юк. Ятим кеше ул ятим инде. Фидияне мескен, фәкыйрьләргә бирү шарт. Ә менә зәкят түләргә теләсә, ул мөселманнарга гына бирелә. Сәдака теләсә кемгә тапшырыла, ләкин аның шарты бар: алучы кеше чын мескен, ятим, мохтаҗ булырга тиеш. Фидиягә килгәндә, аны муллага атап бирергә кирәк түгел. Мулла - сау-сәламәт кеше, үзе дә эшли ала. Янә дә тере кешегә бирелергә тиеш. Ихтыяри сәдака дигән төшенчә бар. (Мәсәлән, мәчетнең утына, суына түләргә диелгәне.) Монысы да кабул ителә. Әле безнең фитыр сәдакасы бар, аның вакыты - Рамазан аеның ахырында. Фитыр да мескен, фәкыйрь, ятимнәргә бирелә, мәчеткә дип аталып бирелми. Мәчеткә китерелгән сәдаканы мескеннәргә өләшәләр.

"Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев