Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Казанда сәүдә үзәкләрендә иске батареялар җыю өчен контейнерлар куелачак

Башкалада якын арада сәүдә үзәкләрендә һәм дәүләт учреждениеләрендә шундый 30 контейнер куелачак.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Казанда якын арада сәүдә үзәкләрендә һәм дәүләт учреждениеләрендә батареялар җыю һәм юкка чыгару өчен 30 контейнер куелачак.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы гамәлдән чыккан химик ток чыганакларын җыю өчен махсус әрҗәләр кую буенча проект әзерли. Бу исә куркыныч калдыкларның каты калдыклар полигонына эләгүенә юл куймаячак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җир байлыкларын саклау бүлеге җитәкчесе Лилия Мөбәракшина сөйләде.

"Якын арада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы батареялар җыю һәм юкка чыгару проекты буенча старт бирәчәк. Казанда 30 контейнер - 15е сәүдә нокталарында һәм 15е дәүләт учреждениеләрендә куелачак. кулланышта булган батарейларны шунда тапшырып булачак", - дип сөйләде ул.

Казанда җыелганнан соң, искергән ток чыганакларын Чиләбегә - "Мегаполисресурс" предприятиесенә алып китәчәкләр, предприятие гамәлдән чыккан химик ток чыганакларын үтильләштерү белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев