Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда һәлак булган Росгвардия сугышчысын искә алдылар

Денис Иванченконың кечкенә өч улы ятим калды.

Казанда һәлак булган Росгвардия хезмәткәре 38 яшьлек Денис Иванченконы искә алдылар. Ул кичә Борисковода Авангардная урамындагы йортта махсус операция вакытында үлде. Иванченконың кечкенә өч улы калды.

"Безгә ул 2015 елда күченде, спецназ буласы иде. Олы улы 1 сыйныфта укый, хатыны эшләми әле. Ул матур җырлый иде. Физик әзерлекле актив хезмәткәр булды. 15 мартта Денис Иванченкога 39 яшь тула иде. Без отряд белән аның гаиләсен шефлыкка алачакбыз. Шулай ук гаиләсенә фатир бирүне сорыйбыз һәм дәүләт бүләгенә тәкъдим итүдә документлар тапшырачакбыз", - дип хәбәр итте мобиль отряд командиры Илдар Хөснетдинов.

Хезмәттәшләре аны уңай яктан - яхшы дус, гаилә җанлы кеше буларак кына хәтерли.

"Егет күңелле кеше иде. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясады. 2 мартта ялга чыгып, әнисе янына Мәскәүгә барырга җыенган иде", - дип искә алалар хезмәттәшләре турында Айдар Шәмсетдинов һәм Владимир Семёнов.

Денис Иванченконы соңгы юлга озату чарасы иртәгә булачак. Сугышчыны Самосырово зиратында җирләячәкләр.

"Татар-информ" Һәлак булган ОМОН хезмәткәре бүләкләүгә тәкъдим ителәчәк, дип хәбәриткән иде.

Регина Шәфиева, Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk