Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Билгесез зат Байлангар авылы кешесенең өеннән 500 мең сумга якын акчасын урлап чыккан

2 апрельдән 8 апрельгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 75 гариза һәм хәбәр теркәлә, шуларның 3се җинаятьләр турында.

-31 марттан 2 апрельгә кадәрге вакыт эчендә билгесез зат Байлангар авылында яшәүченең өеннән 489 мең сум акча урлый.

-3 апрельдә, 19.00-21.00 сәгатьләрдә Вахит авылыннан ике кеше авылдашларының хуҗалыгыннан самовар урлыйлар.

-4 апрельдә, якынча 23.00 сәгатьләрдә, Манзарас авылы кешесе Кукмарадагы оешмаларның берсенең территориясеннән 18 мең сумлык металл эшләнмәләр урлый.

Әлеге чорда 9 юл фаҗигасе теркәлде, зыян күрүчеләр юк. Атна дәвамында төрле хокук бозулар өчен 113 кеше административ җаваплылыкка тартылды, дип яза http://kukmor-ovd.ru сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев