Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кара елга суы карамы яки авылны Шүрәле каргаганмы?

Район үзәгеннән 26 чакрым ераклыкта урнашкан Кара Елга авылы турында күпләрнең ишеткәне дә юктыр әле. Зур Сәрдек җирлегенә керүче Кара Елганы урнашуы буенча Чишмәбаштан аерып та булмый кебек. Мәктәптә безнең белән әлеге авылдан бер кыз укыды. Аны да Чишмәбашныкы дип уйлый идек. Туган авылының дөрес атамасын белгәч, бездә андый авыл...

Кара Елга авылына безне тумышы белән шушы авылдан булган, бүгенге көндә Чишмәбашта яшәп, биредә клуб мөдире булып эшләүче Нурия апа Галиева алып килде. Ул үзе дә күңелендәге истәлекләре белән уртаклашты.
-Бер урамлы гына авылда бүгенге көндә 23 кенә хуҗалык бар. Авылда клуб та, кибет тә, балалар бакчасы һәм мәктәп тә юк. Әлеге хезмәтләрдән файдалану өчен ике чакрым тирәсе ераклыктагы күрше Чишмәбаш авылына барырга туры килә. Ә балалар исә урта сыйныфларны Зур Сәрдеккә йөреп укый, - диде Нурия апа. - Авылда Сабантуй урынына соңгы елларны Кече авыл бәйрәме үткәрелә башлады.
...Кара Елга табигатьнең матур урынына - тау астыннан агучы елга буена урнашкан икән. Әмма елгасы бер дә кара түгел, ә гап-гади иде. Кара төстәге елганы күрә алмасак та, авыл халкыннан ишеткән риваятьләр барысына да ачыклык кертте.
Тарихи чыганакларга караганда, авыл XIX гасырда барлыкка килгән дип исәпләнә, ә бәлки аннан да элгәредер. Шулай да, караелгалылар арасында аның барлыкка килү тарихы белән кызыксынучылар, бүгенге көндә дә "авыл" дип җан атып йөрүчеләр бар. Биредә иң өлкән хатын-кыз Рәйсә апа Габдуллина, аңа 89 яшь икән. Ә ир-атлардан авылның аксакалы Закирҗан абый Мөхәммәтҗанов, диделәр. Ул үз гомерендә күпне күргән, күпне ишеткән авыл агае. Бәхет эзләп, караңгы шахталарда булган, аннан кайтып, күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куйган. Без килгән көнне Закирҗан абыйның кәефе китеп, авыртып тора иде. Яше дә сөбханалла икән инде, 87 яшькә җиткән. Шуңа күрә аның белән аралаша алмадык. Закирҗан абыйның улы Заһит абый белән кызы Фәния апа да әтисе һәм башка өлкәннәр сөйләгәннән күп хатирәләрне саклыйлар. Заһит абый төп нигездә гомер итеп, Сәрдекбаш урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли, тормыш иптәше Йолдыз апа да шунда ук балаларга биология фәнен укыта.
-Авыл турында язганда өлкәнрәк кешеләр турында әйтелсә, аларның фотосурәтләре куелса, дөресрәк булыр. Чөнки алар тарихны күбрәк беләләр, кечкенә авылның юкка чыкмыйча бүгенге көнгә кадәр килеп җитүендә өлкәннәрнең өлеше зур, - дип, Фәния апа сүзне шактый ерактан башлады. - Без яшь чакта өйләргә җыелып, кич утырулар бар иде. Шул вакытта кызыклы хәлләр, төрле истәлекләр сөйләгәннәре хәтердә. Кара Елга авылы элек бөтенләй башка җирдә - автомобиль юлының икенче ягында урнашкан булган. Ул урында хәзер Салкын Чишмә генә сакланып калган. Аның зираты да бар иде, әбиләрнең шунда барып, дога укыганнары истә. Безнең кечкенә чак булгач, ис китми, чабышып уйный идек. Өлкәннәр кисәтеп, монда ятып йоклый күрмәгез тагы, бу - иске зират урыны, диләр иде. Ялгышмасам, ул авыл Бүлиле дип аталган.
-Хәзерге авыл урыны исә кап-кара урман белән капланган булган. Авылда Фәтхулла исемле бер бай яшәгән. Бервакыт аның аты югалган. Бик озак эзләгәннәр һәм аны шушы урмандагы елга яныннан табып алганнар. Бу хәлгә кадәр урманда елга барлыгы турында берәү дә белмәгән. Ә куе агачлар күләгәсендә аның суы кара булып күренгән. Шуннан соң биредәге урманнарны кисеп, җир бүлеп бирә башлаганнар. Авылның исеме дә Кара Елга булып кереп калган, - дип сүзгә кушыла Заһит абый. - Элек бу җирләрдә урман булганлыгына мин үзем дә ышанам. Машинам булмаганда Сәрдекбашка эшкә су буйлап, күрше Уразай авылы аша җәяү йөрдек. Аның тау битләрендә урманда үсә торган артышлар очрый иде.
Кара Елганы икенче төрле "Шүрәле каргаган авыл" дип тә йөртәләр икән. Имеш, берәү атын көн саен болынга чыгарып җибәргән, ә ат гел тирләп-пешеп кайткан. Хуҗа моңа аптыраган һәм бер көнне атына сумала сөртеп чыгарган. Кич белән сумалага ябышып, Шүрәле кайткан, хуҗа Шүрәлене бик каты кыйнаган. Һәм Шүрәле урманга киткән вакытта биредә хуҗалык саны җидедән кимемәсен, унтугыздан артмасын дип каргаган, ди. Кайвакыт менә шундый әкияти хәлләргә дә ышанып куясың!
Бертуган Факил абый Галиев белән Сәкинә апа Шәриповалар авыл тарихы белән кызыксынып, заманында шактый гына истәлекләрне туплый алганнар. Әмма Факил абый инде вафат булган, ә Сәкинә апа исә Казан шәһәрендә кызы янында гомер итә икән. Озак еллар җитәкче вазыйфаларын башкарган Факил абый кукмаралыларга шактый таныш шәхес. Туган төбәге өчен янып-көеп йөри, авылның тарихы, үткәне, кешеләре турында эзләнүләр алып барып, бик күп мәгълүмат туплый. Шуларны җыеп, китап итеп бастыру турында хыялланып яши. Әмма ул вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бертуганы Сәкинә апа янына барган вакытта әлеге папкасын трамвайда онытып калдыра һәм, шулай итеп, зур хезмәт югала. Сәкинә апа исә "Кама таңнары" газетасының баш мөхәррире булып эшләгән. "Авылга һәм анда яшәүче якташларыма карата күңелемдә булган җылы хисләр миңа әлеге истәлекләрне язарга этәрде", - дип, ул хатирәләрен дәфтәр битләренә төшергән. Кара Елга авылының дүрт-биш нәселдән барлыкка килүе турында да фикерен белдергән.
Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев