Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Канализация чокырында ике кеше үлгән

Әлмәттә Биләр урамында ике ир-ат канализация чокырына егылып төшкән. Бу хактагы мәгълүмат бүген шәһәрнең оператив хезмәтләр пультына алынган. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, 32 яшьлек һәм 26 яшьлек ике әлмәтле канализация люгында эшләгәндә билгесез газ белән агуланганнар һәм җыелган суга егылганнар. Фаҗига иртәнге 09.14...

Әлмәттә Биләр урамында ике ир-ат канализация чокырына егылып төшкән. Бу хактагы мәгълүмат бүген шәһәрнең оператив хезмәтләр пультына алынган. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, 32 яшьлек һәм 26 яшьлек ике әлмәтле канализация люгында эшләгәндә билгесез газ белән агуланганнар һәм җыелган суга егылганнар.

Фаҗига иртәнге 09.14 сәгатьтән соң булган.

Коткаручылар ир-атларның мәетләрен чыгарган. Фаҗига урынында Әлмәт янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме, коткаручылар эшли, дип хәбәр итәләр министрлыкта. Эшчеләр үлеменә китергән сәбәпләр ачыклана.

Гөлүзә ВАСИЛОВА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев