Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Иртәгене бүгеннән кайгыртыгыз

    Федераль ташламалардан файдаланучылар 1 октябрьгә кадәр катгый карарга килергә тиеш: 2014 елга социаль хезмәтләр җыелмасын (соц.пакет)ны калдырыргамы яки социаль хезмәтләрне акчалата алыргамы? Әле ике айлап вакыт булса да, табиблар соц. пакеттан баш тартучыларны яхшылап уйларга чакыра. Чөнки карарны, район Пенсия идарәсенә гариза язып, 1 октябрьгә кадәр генә үзгәртергә була, ә...

    Федераль ташламалардан файдаланучылар 1 октябрьгә кадәр катгый карарга килергә тиеш: 2014 елга социаль хезмәтләр җыелмасын (соц.пакет)ны калдырыргамы яки социаль хезмәтләрне акчалата алыргамы? Әле ике айлап вакыт булса да, табиблар соц. пакеттан баш тартучыларны яхшылап уйларга чакыра. Чөнки карарны, район Пенсия идарәсенә гариза язып, 1 октябрьгә кадәр генә үзгәртергә була, ә аннары - бары тик бер елдан соң гына.
    Язлыкта бер танышымның әтисе яман чир белән авырып китте. Моңа кадәр әтисе инвалид буларак ташламалардан файдаланган булса да, социаль хезмәтне акчалата алуны хуп күргән. Әмма бәла көтмәгәндә килә бит ул - әтисенә хәзер һәрдаим кыйммәтле дарулар сатып аласы. Соц.пакеттан баш тарткан кеше буларак, ул дәүләттән бушлай дарулар ала алмый, ә аңа ай саен 70-80 мең сумлык дару кирәк. Инде өйләрендәге кыйммәтле җиһазларны, транспорт чараларын да саттылар. Әмма алай гына авыр хәлдән чыга алмыйлар, билгеле. Ярый әле туганнары, якыннары, табиблар азмы-күпме булса да ярдәмгә килә. Алар хәзер үк инде район Пенсия идарәсенә барып, 2014 елдан соц.пакетны акчалата алабыз, дип гариза язганнар язуын, әмма киләсе елның гыйнварына кадәр аларга дәваханә бусагасын күпме таптарга, дәвалану өчен каяндыр акча табарга кирәк.
    Статистикадан күренгәнчә, саулыгы бер көе генә торып, кинәт кенә авырып китүчеләрнең, танышым кебек авыр хәлдә калучыларның саны елдан-ел арта бара икән. Соц. пакеттан баш тартуның нинди авыр нәтиҗәләргә китергәнен үз башына төшкәннәр генә аңлый, билгеле. Үзләре әйтмешли, терсәк якын, әмма тешләп кенә булмый.
    -Социаль ярдәм күрсәтелү, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дәвалау препаратлары алу дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Әлеге ярдәмнең дөрес формасын сайлау үзең өчен бик мөһим,- ди район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Раиф Мортазин. - Кеше үзен яхшы хис иткәндә, хроник авырулары кискенләшмәгәндә һәм борчымаганда аны акча кызыктыра. Ә инде хәле начараеп киткәндә, чир һәм дәвалану озакка сузылганда, күп төрле дарулар кирәк булганда акчалата компенсациянең аз булуы күренә. Әлеге "йөк" гаилә бюджеты өчен күтәрә алмаслыкка әйләнә. Бүгенге көндә безнең районда федераль ташламалардан файдаланучы 7908 кеше исәпләнә. Шуның 6776сы, ягъни, биш инвалидның дүртесе - ташламалардан баш тартып, аларны акчалата алуны хуп күрүчеләр.
    Дарулардан баш тартучыларны үз сәламәтлекләренә салкын карап, уйлап бетермичә, акча мәсьәләсен беренче планга куючылар, дип уйлыйм мин. Соц.пакетны үзара ярдәмләшү кассасы дип тә атар идем. Бүген син башкаларның дәвалануы өчен 839 сум акчаңны акчаңны биреп барсаң, иртәгә шушы ук ярдәм сиңа кирәк булуы мөмкин.
    Халык арасында йөргәндә, "Соц.пакетны алып ни файда, барыбер дәваханәдә дарулар юк бит", -дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу уңайдан федераль ташламалардан файдаланучыларны дарулар белән тәэмин итүче Кукмарадагы 30нчы номерлы үзәк даруханә мөдире Мөнир Гыйниятуллин болай дип җавап бирде:
    -Бушлай бирелә торган дарулар безгә заявка нигезендә даими кайтып тора. Быел заявкалар 100 процентка канәгатьләндерелде. Бүгенге көндә бездә ташламалы рецептлар нигезендә бирелә торган 1 миллион 200мең сумлык дару бар. Ә өзеклекләр килеп чыкмасын өчен инде киләсе елга заявкалар алу белән шөгыльләнәбез. Мин үзем аеруча онкологик, психик, бума ютәл, йөрәк, шикәр авыруларыннан интегүчеләргә социаль пакеттан баш тартмаска киңәш итәр идем, дару бәяләре бит кыйммәт бит.
    Шуны онытмагыз - дөрес карар кабул итү сезнең генә түгел, ә сезнең туганнарыгызның, якыннарыгызның да тынычлыгына һәм сәламәтлегенә бәйле. Карар кабул иткәнче дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшергә онытмагыз.
    Вставка: Социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе ел саен индексацияләнә. 2013 елның 1 апреленнән ул аена 839 сум 65 тиен тәшкил итә. Шул исәптән даруларга - 646 сум 71 тиен, шифаханә-курортларда дәвалануга - 100 сум 5 тиен, транспортка 92 сум 89 тиен. Әлеге ташламалардан гариза нигезендә аерым-аерым файдаланырга да мөмкин.

    Лилия НУРГАЛИЕВА

    Реклама

    фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: