Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илфак Шиһаповның ашыкканын сиздем, әмма бу кадәр тиз китәр, дип уйламадым - И.Фәйзрахманов

Илфакның социаль челтәрләрдә язган сүзләрен алданрак күргән булсам, берәр ничек ярдәм итәргә тырышыр идем, ди журналист.

"Илфак Шиһапов кыю журналист булды, халыктан яшерер сере юк иде", - диде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә танылган журналист, озак еллар телевидениедә эшләгән, хәзер "Безнең гәҗит" газетасының оештыручысы һәм баш редакторы булган Илфат Фәйзрахманов.

"Мин Илфак белән инде күп еллар таныш. Ул бик көчле мәкаләләр яза иде. Аның "Җүләрләр йорты" дигән мәкаләсен тапшыруга тикшерергә алдык. Тапшырудагы беренче очрашуда ук танышып калдык та һәрвакыт аралашып тордык. Бүгенге хәбәр мине аяктан екты. Мин аны бу кадәр тиз бетәр дип уйламадым, әмма аның ашыкканын, дөнья куганын сизеп тордым," - диде ул.

"Илфакның кызыксынмаган өлкәсе юк. Ул тарихчы, журналист, продюсер һәм автор иде. Мин аңа карап " менә ничек булдыра бу егет" дип, көнләшеп карый идем. Илфак бөтен эшне ашыгып эшләде, туры сүзле иде. Аның халыктан яшерер сере юк иде. Ачык, киң күңелле кеше иде", - дип сөйләде мәрхүмнең якын дусты.

Дустының үлүенең сәбәбен фаразлап, Илфат Фәйзрахманов: "Мин аның белән соңгы арада аралашканым булмады. Бераз кәефсезрәк йөрде, әмма чирләгәнен әйтә алмыйм. Элек без, шалтыратышкан вакытта, җәелеп китеп, сәгатьләр буе сөйләшә идек, тик соңгы вакытта бу исәнләшүгә генә калды. Ул үз эченә бикләнде, икенче төрлегә әйләнде", - диде.

Моннан бер атна элек Илфак Шиһапов Вконтакте челтәрендә язма калдырган була. Анда ул "Китәм инде... Мин яратам сезне, кешеләр", дип язган була.

"Без барыбыз да дөнья куабыз. Мин дә, күрешмичә, күпме вакытымны югалтканмын булып чыктым. Аннары социаль челтәрдәге язмаларын кереп карадым. Алданрак кергән булсам, берәр нәрсә үзгәртеп караган булыр идем. Тик социаль челтәрләрдә аз утырам шул. Моннан соң социаль челтәрләрдә дә утырырга кирәк, дусларны барларга кирәк дигән нәтиҗә ясадым", - диде Илфат Фәйзрахманов.

Тапшырулар алып баручы буларак, Илфат Фәйзрахманов Илфак Шиһаповның әйбәт әңгәмәдәшче булуын әйтте.

"Илфак белән төрле темага сөйләшеп була иде. Тапшыруларга килгәч, бу темага мин кагылмыйм, мине аның белән бутамагыз, дип әйтми иде. Ул кыю, булдыклы журналист иде", - диде ул.

Илфат Фәйзрахманов Илфак Шиһаповның шәхес буларак формалашуында әти-әнисенең дә роле зур булуын әйтте.

"Илфакның әти-әнисе дә бик әйбәт кешеләр. Аларда берничә тапкыр кунакта булганым бар. Әнисе үләннәр белән дә дәвалый иде. Илфак - дөрес гаилә тәрбиясе алган егет", - дип сөйләде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев