Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Икеайлык үтеп китә, ә чүп кала

Шулай гадәткә кергән инде: әйләнә-тирәбезне төзекләндерү, чистарту буенча сөйләшүләр, төрле чаралар язлыкта - икеайлык барышында гына бара да, җәй җитүгә ул үзенең актуальлеген югалта, аны искә алучы да булмый. Ә бит, бер карасаң, - тирә-юнебезне чиста тоту ел дәвамында бара торган, күнегелгән, көндәлек, сүзгә дә алып тормаслык эш булырга тиеш....

Шулай гадәткә кергән инде: әйләнә-тирәбезне төзекләндерү, чистарту буенча сөйләшүләр, төрле чаралар язлыкта - икеайлык барышында гына бара да, җәй җитүгә ул үзенең актуальлеген югалта, аны искә алучы да булмый. Ә бит, бер карасаң, - тирә-юнебезне чиста тоту ел дәвамында бара торган, күнегелгән, көндәлек, сүзгә дә алып тормаслык эш булырга тиеш.

Яз җитүгә ел саен бер үк хәл кабатлана: кыш буе кар астында җыелып килгән, контейнерларга сыймыйча аның тирә-ягына чәчелгән, "ялгыш" кына кулдан төшеп калган чүпләр әллә каян "ярылып" ятып, кәефне кыра, табигатькә карата булган битарафлыгыбызны тагын бер кат раслый. Бу очракта чисталык мәсьәләсен искә алмыйча калып буламы соң? Ни өчен урамнар, су буйлары, урман-посадка яннары чүпкә тула - тиешле оешмаларның эшләп бетермәве, әллә үз өем, фатирым чиста булса, калганы миңа кагылмый, дип уйлау нәтиҗәсеме бу? Мөгаен, икесе дәдер.

Чисталыкка кагылышлы рейдны бу юлы без редакциягә килгән хатлар, шалтыратулар "эзе" буенча ясарга уйладык.

Узган ел ук инде: "Инеш буйлары чүпкә тулды, беркемнең дә исе китми", -дигән хәбәр алынганлыктан, юлны Янсыбы авылыннан башладык. Авылның ике тыкрыгы аша да төшеп, инеш ярларына күз салдык: чынлап та нәрсәләр генә аунап ятмый икән анда. Иске саламы да, пластмасс шешәләр дә, мал-туар башы тиресенә кадәр бар. Дөрес, быел ташланганнары сирәк, чүпләрнең еллар дәвамында таркалмыйча ятканы күзгә күренә. Авыл халкы шушы чүп яныннан чишмәгә йөри икән, күмәк көч белән өмә ясап, инеш буйларын җыештырып алсалар, үзләренә үк күңелле булыр иде, югыйсә.

Авылны чыгып барганда Мөнир Хаҗиповны очратып, инеш буйларының чүпкә бату сәбәбе белән кызыксындык.

-Кешенең мәгънәсезлеге, ваемсызлыгыдыр инде ул. Авыл җирлеге тракторы өй саен йөреп чүп җыеп китә, югыйсә, - диде ул. - Әле менә кичә генә килеп чүпләрне алды. Тракторчы Илгизәр Сабирҗанов үзе үк капчыкларны төяргә булыша әле.

Чираттагы тукталыш - Пычак авыл җирлегенә караучы Арпаяз тау башына ясалган чүп җыю урыны. Анда барып җиткәнче Кукмараны әйләнеп үтүче юл кырыендагы посадка янәшәсенә ташланган чүп-чар күзгә күренде. Махсус барып карадык, хуҗалыктан китерелгәне күренеп тора - таратып ташланган капчыкта машина мае савытлары да, аяк киемнәре дә, "спецовкалар" да бар. Бер капчыктагы чүпләр инде кортлап беткән. Хуҗасы монда кадәр китереп бушатканчы, капчыкларны Кукмарадагы чүп контейнерларына алып барган булса, үзенең үк күңеле тыныч калган булыр иде. Посадка буйлары алар карамагында булмаганлыктан, "Экосервис" оешмасының монда кадәр килеп чүпләрне алып китмәячәге бәхәссез, димәк, дистә еллар дәвамында алар тирә-юньнең ямен алып торачаклар әле.

Редакция белән элемтәгә чыгып шалтыратучы дөрес әйткән икән -табигатьнең бик матур урынына, тау буена ясалган Арпаязның вакытлыча чүп җыю урыны әллә каян үзенең барлыгын белдереп тора. Берничә чакрым ераклыктан ук күренеп торучы чүплек киртә белән дә әйләндереп алынмаган. "Җил малайлары" шаярып уйнаганда капрон пакет, кәгазь ише чүпләрне тау битенә үк таратып куйганнар. Авыл җирлеге башлыгы Габделфәрт Нәфыйковны исә "Әлеге чүплек санкцияләнгәнме ул? " дип соравыбыз чыгырыннан чыгарды. Юньләп сөйләшергә, аңлашырга да теләмичә: "Нәрсәгә кирәк ул сезгә, бу турыда сүз күп булды инде, штрафларны да шактый түләдем.

Урамнар дигәннән, Манзараста яшәүче бер ханым инде кайчаннан бирле үз урамнарында чүп алынмавын, һәр капка төбендә биш-алты капчыкның "Экосервис"лылырны "көтеп торуларын" әйткән иде. "Юка пакетларга салып урамга куелган чүпләрне песиләр актара, нәтиҗәдә хуҗалыктан чыккан чүп-чар янәдән әйләнә-тирәгә тарала, - диде ул. - Ул чүпне кая куярга белмәссең: бакчада яндырырга ярамый, урамга чыгарсаң, вакытында җыелмый".

Чисталык икеайлыгы башлануга поселокның Маяковский урамында яшәүчеләрдән дә редакциянең электрон адресына юлланган, контейнерлар янын гына түгел, әллә никадәр мәйданга таралган чүпләрне төшергән фоторәсемнәр алган идек. "Кыш көне бар чүпне кар каплап тора, ә язын бу "матурлык" калка, ел саен шушы хәл кабатлана", - диелгән иде хатта. "Җирләр кибүгә халыкны җыеп, өмә ясап, йортыбызның тирә-юнен җыештырдык, контейнерларны ничә көннәр буе бушатмадылар, нәтиҗәдә җыйган чүпләребез яңадан таралып бетте", - диделәр күпкатлы йортларда яшәүче берничә танышым.

-Халык уңган бит бездә, чисталык ярата, бар чүбен урамга чыгарып куя. Бер урамны йөреп чыкканчы инде машина арбасы тула. Яз көне бигрәк тә чүп-чар күп җыела, - ди"Экосервис" оешмасы мастеры Васил Нигъмәтуллин. -Бер кешегә бер кубометр чүп каралган булса, бездә ул өч-дүрт кубометр туры килә. Без һәр урамнан атнага бер тапкыр чүп алырга тиеш. Ике техникабыз полигонда эшли, җидесе чүп чыгаруда, әлбәттә, өлгерә алмыйбыз.

Язганнарны укып чыкканнан соң, нәтиҗә ясау үзегезгә кала, газета укучыларыбыз. Языгыз, шалтыратыгыз, күңелегездә булган уй-фикерләр белән уртаклашыгыз. Без сезне тыңларга һәрвакыт әзер.

*Кукмарада 122 урам бар. (Манзарас авылында исә - 10)

*Апрель, май айларында "Экосервис" оешмасы полигонга 5 мең 500 куб (530 машина дигән сүз) чүп чыгарган.

* Үз хуҗалыклары белән яшәүчеләр 31 майга кадәр полигонга үз транспортлары белән бушлай чүп-чар алып килә алалар. Полигон кичке сәгать 6 да ябыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk