Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң сыйфатлы сөтләр исемлеге

Белгечләр татарстанлылар арасында иң күп кулланылышта булган 7 сөт маркасын тикшергән. Милли сыйфат институтның Бәйсез экспертиза үзәге Татарстанның сәүдә челтәрләрендә сатыла торган сөткә чагыштырмача тикшерү үткәрде. Тикшерүдә сертификатлары булган эксперт-технологлар, Казан Милли Тикшеренү Технология Университеты һәм Казан ветеринария академиясе профессорлары катнашты. Экспертлар Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 6 җитештерүченең майлылыгы 2,5...

Белгечләр татарстанлылар арасында иң күп кулланылышта булган 7 сөт маркасын тикшергән.

Милли сыйфат институтның Бәйсез экспертиза үзәге Татарстанның сәүдә челтәрләрендә сатыла торган сөткә чагыштырмача тикшерү үткәрде.

Тикшерүдә сертификатлары булган эксперт-технологлар, Казан Милли Тикшеренү Технология Университеты һәм Казан ветеринария академиясе профессорлары катнашты.

Экспертлар Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 6 җитештерүченең майлылыгы 2,5 процент тәшкил иткән 7 сөт үрнәген тикшерде. Барлык сөт үрнәкләре шифрланды, аларга номерлар сугылды. Белгечләр сөткә органолептик бәя бирде - аның тәмен, төсен, исен, консистенциясен тикшерде. Шуннан соң үрнәкләргә балл куелды.

Иң яхшы дип "Очень важная корова" маркасы (Яшел Үзән сөт комбинаты, Татарстан) табылды. Ул 8,2 балл алды.

Икенче урында "Лакомо" маркасы. Шул ук Яшел Үзән сөт комбинатына карый (8 балл).

Өченче урын "Кошкинское" (Самара өлкәсе) сөт маркасына бирелде (7,4 балл).

Дүренче урынны Татарстаннан "Просто молоко" һәм Чуашиядән "Ядринмолоко" алды (6,6 балл).

Бишенче урында "Веселый молочник" (Башкортстан) сөт маркасы. Ул 6,3 балл алды.

Алтынчы урында Удмуртиядән "Село зеленое" (6 баллов) сөт маркасы алды.

"Дөрес сөттә аксым һәм май укмашмаган булырга тиеш. Шулай ук сөттә ят ис һәм тәм була алмый. Бары аз гына баллы тәм рөхсәт ителә. Төскә килгәндә, майсызландырылган сөт зәңгәрсу, стерилизацияләнгән сөт ачык аксыл сары, ә кайнатылган сөт аксыл сары булырга тиеш", - дип белдерде Бәйсез экспертиза үзәге җитәкчесе Тәнзилә Мусина.

Мондый тикшеренүләр Татарстанда һәрдаим үткәрелеп тора.

Исегезгә төшерәбез, Милли сыйфат институты экспертлары һәм Казан ветеринария академиясе профессорлары аннан алда эчә торган суның сыйфатын тикшергән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев