Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Хезмәт даны" газетасында эчкече хатын-кызның тәүбәсе дөнья күрде

Исемем редакция өчен генә. Үзем турында башкаларга гыйбрәт булсын өчен сөйлим. Кәгазь алып яза башласам, кулым туктый. Ак кәгазь бите пычракка буяла кебек... Беләсезме, үземнән үзем җирәнәм кайвакыт... Мин бүген уңышка ирешкән, дәрәҗәм булган хатын-кыз. Алай гына да түгел, хәтта яшь кызлар кызыгырлык акыллы ирем, берсеннән-берсе тәрбияле өч улым бар....

Исемем редакция өчен генә. Үзем турында башкаларга гыйбрәт булсын өчен сөйлим. Кәгазь алып яза башласам, кулым туктый. Ак кәгазь бите пычракка буяла кебек... Беләсезме, үземнән үзем җирәнәм кайвакыт...

Мин бүген уңышка ирешкән, дәрәҗәм булган хатын-кыз. Алай гына да түгел, хәтта яшь кызлар кызыгырлык акыллы ирем, берсеннән-берсе тәрбияле өч улым бар. Авылда яшибез, тормышыбыз җитеш. Киң йортыбыз, машинабыз, мал-туарларыбыз өстенә ял итәргә санаторийларга да йөрибез. Әйе, хәзер Аллага шөкер дип яшим, тик артка борылып караган саен йөрәгем яна. "Минме бу? Мин моңа лаекмы?" - дип уйлыйм.

...Миңа ул вакытта 21 яшь иде. Авылда бергә туып-үскән дус кыз белән Мәскәүгә эшкә чыгып киттек. Анда күрше авылдан китеп эшләүче яшьләр дә бар иде. Алар отпускка кайтканда: "Авылда череп ятмагыз", - дия торгач, әнине юмалап башкалага юл тоттык. Мәскәү - Мәскәү инде, бигрәк тә совет заманында: метро, универмаглар, ыспай киенгән кешеләр - "цивилизация", кыскасы. Болар өстенә монда ирек бар иде: төнге клубка барганыңны, типтереп егетләр белән йөргәнеңне беркем күрми. Әмма без иптәш кыз белән, әби-әниләребез тәрбияләгәнчә, кияүгә "кыз" килеш чыгарга уйлап, эштән кайту белән тулай торагыбызда бикләнә идек. Аш-су комбинатында эшләгәч, өйдә ризык әзерлисе дә юк.

Шулай итеп, өч ел үтте дә китте. Бер отпускка кайтуымда әни: "Кызым, инде акчаң да булды. Мине дә ничә ел мохтаҗлыкта яшәтмичә гел акча җибәреп тордың. Сиңа кияүгә чыгарга вакыт түгел микән?" - дип куйды. Әнинең сүзләреннән югалып калдым. Әти миңа өч яшь тулганда вафат булган. Шуңа күрә башкаларныкы кебек әти җилкәсендә түгел, әни фермада сыер асларын җыештырып, тир түгеп тапкан акчага үстем. Ичмасам, йөргән егетем дә юк иде. "Юк, әни, мин кияүгә чыкмыйм. Үзем дә рәхәтләнеп яши алам. Синең кебек көчле хатын-кыз буласым килә!" - дидем. Тагын бер сәбәп бар: әнине ялгыз калдырасым килми. Бүген дә күз алдымда, әни мине кочаклап: "Юк, кызым, хатын-кызга ирсез калырга ярамый", - дип үксеп елады. Мин исә кабат Мәскәүгә чыгып киттем.

Ярты еллап эшләгәч, иптәш кыз белән кичләр чыга башладык. Колакта һаман әнинең сүзләре чыңлый иде: "Кызым, сиңа кияүгә чыгарга вакыт!" Бервакыт Мәскәүдә татарлар җыелып, концерт оештырдылар. Шунда чибәр генә бер егет белән танышып киттем. Аның белән ярты ел очраштык без. Җәйгә ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Тәрбияле гаиләдән иде. Әти-әнисе минем туган якларга күченеп кайтуыбызга да каршы булмады. Әмма без авылда түгел, Казанда фатир алып, шунда яшәргә булдык. Бер-бер артлы өч бала таптым.

Ирем инженер, мин ресторанга эшкә кердем. Көн дә аш-су бүлмәсендә кайныйбыз. Бервакыт аш бүлмәбезгә ресторан хуҗасы килеп керде дә: "Бездә бүген мәртәбәле кунаклар. Аларның пешекчеләрне күрәселәре килә", - диде һәм безне банкет залына чакырды. Шунда бер ирнең миңа майлы күзләре белән караганын сиздем. Хатын-кыз күңеле ялгышмый ул, эштән чыгуыма бу ир машинасы белән мине сагалап тора иде. Ул көнне аңа утырмадым. Икенче, өченче көннәр... артымнан чабып йөрүенә ике айлап вакыт үтте. Мин үзем дә кинәттән үзгәрдем, иремә суына төштем. Чөнки ул эштән арып кайта, өйдә өч бала, мин эштә дә, өйдә дә - "кухарка". Тимердәй сабырлыгым юкка чыкты: беркөнне эштән соң аңа утырып ресторанга киттем. Шунда беренче тапкыр виски эчеп карадым. Тәмсез тоелган иде ул. Моңарчы авызга тамчы да спирт капкан булмагач, тиз исерткән. Иртәнге сәгать бишләрдә, чит-ят караватта уянып киттем. Бу коточкыч төш кебек иде. Күзләремне йомам да ачам - юк, бу чынбарлык икән. Юк, мин моңа ышана алмадым... Мин чит ир куенында...

Икенче көнне эшкә киткән җиремнән өйгә кайтып кердем. Ирем төне буе йокламаган, хәтта милициягә шалтыраткан. Мин аңа берни җавап бирмичә юыну бүлмәсенә качып еладым...

Бер атна эшкә чыкмадым. Күңелемә шик-шөбһә керде. Мин иремнең хыянәтем турында белүеннән куркып, калтырап яши башладым. Күңелемдә үз-үземә карата ризасызлык туды, яшәүнең яме калмады. Депрессиягә бирелдем һәм... эчүгә сабыштым.

Ирем эшләп кайткан акчаларны урлап кибеткә йөрдем. Качып эчүдән арыгач, өйдә, балалар каршында шешә күтәреп эчә идем. Ирем минем акылым белән кулыннан килгәнчә көрәште. Мин хәтта авылда әнинең вафат булуын да дүрт көн үткәч, махмыр башым белән генә ишеттем. Аннан тагын эчтем. Балаларның ничек үсеп-буйга җиткәнен дә хәтерләмим. Безнең өйдә беркайчан кунаклар булмады. Гаиләбездәге чын хәлне бары аның әти-әнисе генә белгән. Башкалар өчен мин психоз авыруы белән интегә идем. Чөнки ирем еш кына үземне юләрләр йортына кертеп чыгара иде. Анда бераз айнып чыга идем дә, кабат шешәгә тотына идем. Ирем бүләк иткән алтын балдак-беләзекләр, матур күлмәкләр, затлы хушбуйлар - бөтенесе сатылып бетте. Әлбәттә, ул өйдә юк вакытта. Алардан соң кәстрүл-таба, кашык-чәнечкеләргә күчтем. Шуннан соң үзем кебек бер эчкече иргә ияреп, аңа яшәргә киттем. Өйгә юлны да оныттым. Гаиләм дә, дөнья да кызыксындырмыйлар иде. Мин һаман да: "Теге ресторандагы ир пәйда булыр, гаиләмне тар-мар итәр", - дип яшәдем. Чынлыкта, гаиләм, тормышым инде җимерелгән булган...

Эчү белән янәшә тәмәке дә йөри. Алар тәнемә ничек сыйгандыр, аптырыйм хәзер. Берсендә эчәргә акча урлый алмагач, колхоз базары янына хәер сорашырга чыктык. Безне "конкурентларыбыз" килеп, типкәләп тә киттеләр. Ауный-ауный булса да, бер йотым аракылык акча теләнәбез. Имеш, балаларыбыз авырый, шуларга кирәк дибез. Үзебез юынмаган, сасып беткән... Шулвакыт каршыма бер чибәр егет килеп басты: "Әни!" - диде ул. Мин бу да бер исеректер дип, тегенең кочагына сарылдым. Ул һаман: "Әни, син мине таныйсыңмы? Мин синең олы улың!" - диде. Йөрәгем әллә нишләп китте. "Әни, алкаш бит син, алкоголичка!" - диде дә, кычкырып елап җибәрде. "Юк, - минәйтәм, - мин андый түгел..."

Мин 12 ел эчүчелек юлында йөргәнмен, адәм көлкесе! Әле урлап эләккән өчен "сутка"га төрмәгә керүләремне, чит ирләрдән балага узып аборт ясатуларымны сөйләп тормыйм. Болар барысы ничек тәмамланды дисезме? Беркөнне мине ирем эзләп тапты һәм айныткычта "кодировать" иттерде. Акчалар түгеп өч ел буе дәвалады. Инде үземне-үзем аңлый башлагач мин аңа шундый сорау бирдем: "Ни өчен син мине эчүгә сабыша башлагач та ташламадың? Хәзер ник айнытырга маташасың?" - дидем. Ул: "Балалар хакына. Алар син эчә башлаганда авырый дип уйладылар. Әнине ташлама, диделәр. Инде алкашка әйләнүеңне аңлый башлагач, "Ул бит безне тапкан", - диделәр. Ә аннары... аннары мин синең урыныңда булып карадым. Әгәр мин алкашка әйләнгән булсам, син мине беркайчан ташламаган булыр идең дип уйладым", - диде. Бу минем тормышымда кискен борылыш булды. Мин аңа күпме еллар элек теге ир белән чуалуымны, гомерем буе куркуда яшәгәнемне сөйләп бирдем. Ул бары шуны гына әйтте: "Тәүбә ит..."

Әйе, мин бүген тәүбәгә килдем. Гаиләбез белән яшәргә авылга күчендек. Монда безнең хәлләр беркемгә таныш түгел. Әмма җир йөзендәге бөтен галәмәтләрне күреп торучы Аллаһы Тәгалә бар. Ул мине гафу итәрме - белмим. Ирем, балаларым, туганнарым кичерделәр кебек, тик күңел барыбер яралы, тутырып булмаслык бушлык аңарда. Минем тормышымны яңадан, ап-ак биттән башлыйсым килә. Әгәр шундый мөмкинлегем булса - аракы, сыра, шәраб ягына беркайчан борылып та карамас идем. Вакытлыча мәхәббәтләргә дә бирелмәс идем. Авызга аракыны беркем көчләп салмый, ул язмышның зур сынавы гына. Аракы беркайчан проблемаларны да чишми. Киресенчә, сәламәтлекне, якыннарның тормышын агулый. Аны "кәеф күтәрү өчен" генә дә эчәсе юк. Эх, боларны иң авыр вакытымда аңлаган булсам, мин үземне хәзер каргап яшәмәс идем. Тик артка юл юк икән. Әнием, мин бик хаталандым. Гафу ит мине, гафу ит... Мин бүген дә төшләремдә синнән хәбәр көтеп яшим...

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА язып алды

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатынкыз Кукмара исерек

erid: 2VtzqxWHLUk