Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хаттагы фактлар расланмады (сорау-җавап)

Кукмарадагы Планетарная урамы озын, матур, тигез урам. Заманча йортлар, өй түрләрендә чәчәкләр үсә. Сыра сата торган нокта гына менә шушы тынычлыкны бозып тора. Анда төнге уникеләргә кадәр стаканлап та, шешәләп тә сыра саталар. Кайбер көнне шунда килгән машиналар бөтен көченә музыка уйнаталар, өйләргә кадәр ишетелеп тора. Ник ЮХИДИ хезмәткәрләре бер...

Кукмарадагы Планетарная урамы озын, матур, тигез урам. Заманча йортлар, өй түрләрендә чәчәкләр үсә. Сыра сата торган нокта гына менә шушы тынычлыкны бозып тора. Анда төнге уникеләргә кадәр стаканлап та, шешәләп тә сыра саталар. Кайбер көнне шунда килгән машиналар бөтен көченә музыка уйнаталар, өйләргә кадәр ишетелеп тора. Ник ЮХИДИ хезмәткәрләре бер дә килеп тикшермиләр икән? Сыра исерткеч эчемлекләрдән санала бит, ә анда эчеп чыгалар да, машиналарына утырып китәләр. Анысына түзәр идең әле, "Пивная лавка"ның янәшә-тирәсен алабута, кычыткан, әрем, тагын әллә нинди биек-биек үләннәр баскан. Арасы тулы шешә, пластик стакан, пакетлар, кәгазьләр. Җәй башыннан кара көзгә кадәр бернинди җыештыру булганы юк. Экологлар нәрсә карый? Урамыбызның бүтән бер җире шундый пычрак, тәртипсез түгел. Чарасын күрегез әле. Безнең Кукмарабызга килешми бит.

Шул тирәдә яшәүчеләр.

Әлеге сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллиннан түбәндәге җавапны алдык:

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Кормильцев, Төньяк территориаль идарәнең аналитик күзәтү буенча махсуслашкан инспекциясе белгече Рәдиф Сираҗиев, район Башкарма комитетының оештыру-гомуми бүлек белгече Илнур Гатиннар составындагы комиссия әлеге хат буенча урынга чыгып тикшерде. Хаттагы фактлар расланмады, табигатьне саклау буенча законнарны бозу очрагы ачыкланмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев