Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гашыйклар көнендә Кукмарада бер пар язылыша

Егет белән кәләш интернет аша танышкан булган

Чит ил гадәтләре һәм бәйрәмнәре, тормышыбызга үтеп кереп, тамыр җәя тора. Моңа киртә кую мөмкин түгел, тик шунысына сөенергә кала: әлеге бәйрәмнәр, безнең яшәү рәвешенә, рухи дөньябызга яраклашып, үзгәреш кичерәләр. Әйтик, 14 февральдә билгеләп үтелә торган Изге Валентин бәйрәмен хәзер Гашыйклар көне дип атыйлар. Кайбер парлар никахларын нәкъ менә шул көнне теркәргә омтылалар. Быел бу бәйрәм атна уртасына туры килгәнлектән, ЗАГС мөдире Зөлфия Латыйпованың әйтүенә караганда, язылышу турында әлегә бер генә гариза алынган. Яшь пар - Айзилә белән Ленарның рөхсәтен алып, Зөлфия ханым алар белән элемтәгә керергә ярдәм итте.

-Мин үзем Янил авылыннан, аграр көллияттә пешекче-кондитер һөнәренә өйрәндем. Өркеш авылы егете Ленар Мөхәммәтханов белән интернет аша танышкан идек, - диде Айзилә Миннебаева. - Аңа иң элек үзем яздым, җавабы күңелемә үтеп керде. Берничә көннән үзе дә машинасы белән авылыбызга килеп җитте. Бер-беребезне бер күрүдә үк ошаттык. Ленар - ягымлы, тәртипле, эчми-тартмый торган, армия хезмәтен үтәп кайткан ышанычлы ир-егет. Металл савыт-саба заводында эшли. Ике еллап очрашканнан соң, мөнәсәбәтләребезне никах белән беркеттек. Мәхәббәтебезнең җимеше - бәби тууын көтәбез. Өйләнешү өчен дә Гашыйклар көнен сайладык.

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, үткән ел да Гашыйклар көнендә бер пар никахын рәсмиләштергән булган.

фото: Cxid.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk