Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фоторепортаж: Чарлы авылында Май чабу бәйрәме үткәрелде

Чарада катнашучылар үзләрен төрле уеннарда сынап карадылар

Бүген Чарлы авылында Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Чарада катнашучылар үзләрен төрле уеннарда сынап карадылар. Кемдер пневматик мылтыктан атты, икенчеләр гер күтәрде, себеркене еракка атуда сынашты, аннан соң бергәләп канат тарттылар.

Май чабу бәйрәмен, әлбәттә, майда чыжылдап пешкән, тәмле коймаклардан башка күз алдына китереп булмый.

Авыл җирендә мондый бәйрәмнәр үткәрелү бик күңелле күренеш. Чөнки авыл халкы күп вакытын авыр хезмәт белән үткәрә, ял итәргә, күңел ачарга, бер-берсе белән аралашырга вакытлары да калмый. Ә биредә һәркем рәхәтләнеп ял итә алды.

Чарлыда татарлар белән руслар бик тату гомер итәләр. Алар ике милләт бәйрәмнәрен дә бергә билгеләп үтәләр.

-Мин Югары Өскебаш авылыннан, - диде биредә кибеттә хезмәт куючы Ләйсән Заболотская. - Утыз биш ел элек мине Чарлы авылына эшкә билгеләделәр. Бер елдан соң шушы авылның рус милләтеннән булган егете белән гаилә кордык. Шул көннән алып, бер-беребезне аңлап, тыныч гомер итәбез, ике кыз тәрбияләп үстердек, инде оныкларыбыз да бар. Ике милләт бәйрәмнәрен дә үткәрәбез, хөрмәт итәбез.

Кич белән бар халык җыелып таудан чана шуды, аннан соң карачкы яндырдылар.

Эльвира МИННӘХМӘТОВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев