Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Юл һәлакәтендә тугыз кешенең гомере өзелгән

Һәлакәт М5 федераль юлында Олы Теләк авылыннан ерак түгел килеп чыккан.

Микроавтобус һәм йөк машинасы белән булган юл һәлакәтендә тугыз кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Әлеге юл һәлакәте бүген көндез М5 трассасының 1546 километрында Олы Теләк авылыннан ерак түгел булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл һәлакәте «МАН» йөк машинасы һәм «Мерседес» микроавтобусы катнашында булган.

Бәрелешү аркасында, ике транспорт чарасы да юл читенә төшеп киткән. Хәзерге вакытта тугыз кеше үлүе турында хәбәр ителә.

Урында коткаручылар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев