Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Янилдә башлангыч сыйныфлар атналыгы бик мавыктыргыч үтте

Янилдә башлангыч сыйныфларның методик берләшмәсендә 4 укытучы эшли. Шулар көче белән 29 гыйнвардан 3 февральгә кадәр башлангыч сыйныфлар атналыгы булды.

Атналык кысаларында мәктәптә күптөрле чаралар, ачык дәресләр, рәсем һәм кул эшләреннән күргәзмә һәм спорт уеннары оештырылды. Укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Тапкырлыкта, җитезлектә, бердәмлектә ярыштылар. ярышларда, чараларда үзләрен сынадылар.

Атналыкның икенче көнендә безнең кечкенәләребез һөнәри юнәлеш буенча экскурсияләрдә булдылар. Алар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Кукмара аграр көллиятенә бардылар, механизатор, төзүче, пешекче, слесарь һөнәрләре белән таныштылар. Һәркайда үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена да экскурсия оештырылды. Шулай ук атналык кысаларында 1,3,4 сыйныфларда ачык дәресләр үткәрелде.

Дүртенче көнне 1-4 сыйныф укучылары җитезлектә һәм өлгерлектә сыналдылар. "Күңелле стартлар" уены булды. Ике команда арасында барган ярышта укучылар бер дә сынатмадылар, үзләренең булганлыкларын янә исбатладылар.

Атналык линейка белән тәмамлады. Укучыларның тырыш хезмәте югары бәяләнде, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Мондый чаралар балаларга кирәк. Чөнки укытучылар яңа технологик алымнар кулланып эш иткәндә балаларга уку җиңел, кызыклы, мавыктыргыч булып тоела.

Виолетта ФЕДОРОВА, 9 нчы сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев