Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Кукмара дәваханәсендә һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган чара үткәрелде

Бүген Кукмара район үзәк дәваханәсендә югары сыйныф укучылары өчен "Ак халатлы фәрештәләр" дигән медицина фестивале кысаларында һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган чара үткәрелде.

Әлеге очрашуда район башлыгы Сергей Димитриев, дәваханәнең баш табибы Равил Хәлиев, шулай ук биредә хезмәт куючы яшь белгечләр, медицина өлкәсендә белем алучы студентлар катнашты.

- Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының медицина белгечлеген сайлаулары сөендерә. Ел саен 20-30 укучы медицина юнәлешендә укуын дәвам итә. Бу бездә белем бирүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Район үсә, уңайлы шартларда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Соңгы ике елда безгә эшкә 16 табиб кайткан.

Элек-электән Кукмара һөнәрле һәм хезмәт сөючән халкы белән дан тота. Аның киләчәге сезнең кулларда, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Укучылар әлеге чарада үзләренә кирәкле бик күп мәгълүмат белделәр, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.

Алсу ГАТАУЛЛИНА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев