Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әфган сугышында катнашкан Рәфыйк Мәҗитовның күргәннәре

"...Самолет белән Кандагарга килеп төштек. Анда безне түшләренә орден-медальләр таккан солдатлар һәм тезелеп киткән табутлар каршы алды. Ил тынычлыгы өчен гомерләре белән түләгән солдатларны залп биреп озатып калдылар... Менә шунда гына без үзебезнең нинди мәхшәргә килеп эләккәнебезгә төшендек", - ди Әфган сугышында катнашкан райондашыбыз Рәфыйк абый Мәҗитов.

Әйе, армия сафларына дип алынган күпме япь-яшь, сөлектәй ир-егетләр, Әфган җирләренә җибәрелеп, йөрәк ярасы алган, чит җирләрдә башларын салган. Березняк авылы егете Рафик Мәҗитов та армия хезмәтен кайнар нокталарда үтәрмен дип күз алдына да китермәгән.

-Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Янил училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем. Армия сафларына исә 1979 елның көзендә үзебезнең "Алга" хуҗалыгында эшләгән вакытта алындым, - диде Рәфыйк абый. - Куйбышевтагы хәрби частька эләктем, анда безне алты ай буе хәрби пехота машинасына оператор-төзәүче белгечлегенә укытып, төрлебезне төрле якларга - Германия, Польшага озаттылар.

Рәфыйк абыйларның взводы Үзбәкстанның Термез шәһәренә җибәрелә. "Әфганстан белән икесен Амударья елгасы гына аерып тора, азык, ягулык, корал төягән машиналар безнең гарнизон аша үтә иде", - дип искә ала ул.

-Термезда безне 45-50 градус эсселек каршы алды. Бу шәһәрне Советлар Союзының иң эссе ноктасы дип әйтәләр иде. Шәһәр бик матур, кибет-базарларда яшелчә, җиләк-җимешләр арзан, кавыннарның да бәясе тиен генә, - диде әфганчы. - Биредә өйрәнүләр бик каты булды, көн дә диярлек ату күнекмәләре үзләштерсәк тә, безгә сугышка әзерлибез дип әйтүче булмады. Төнлә вагоннар бушатырга йөрттеләр. Башта егерме кешене Ашхабадка яшь солдатларны өйрәтергә дигән булып алып киттеләр. Атна-ун көннән соң, безнең взводтагы бер малай кире әйләнеп кайтты. Аларның машиналары минага эләгеп шартлаган икән, һәм ул яңа машина алып китәргә тиеш иде. Шунда ул, яныбызга кереп, күргәннәрен сөйләп, аңлатып бирде.

Әмма солдатлардан кая барасын кем сорап торсын ди?! Озак та үтми Рәфыйк абыйларны төнлә "тревога"га уятып, Әфганстанга озаталар. Алга таба ул хезмәтен Кандагардагы разведчиклар бригадасында дәвам итә. Бирегә килеп урнашканнан соң, аларны биш йөз чакрым ераклыктагы Шинданд шәһәренә үзләренә хәрби машина алып кайтырга җибәрәләр.

-Йөк самолеты, һавага күтәрелеп, озак та очмады, җиргә кадалып диярлек төшә башлады. Без алга таба тәгәрәдек, колаклар чыңлый, самолет янәдән күтәрелде... - диде Рәфыйк абый. - Җиргә төшкәннән соң, кабинада барган лейтенант самолетны утка тотканнарын әйтте. Шиндандка барып җитәргә ике йөз чакрым калган иде әле.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев