Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

EuroSkills - 2016 Европа чемпионатында Татарстаннан Вадим Поляков алтын медаль яулады

1-3 декабрьдә Швециядә һөнәри осталык буенча EuroSkills дигән бишенче Европа чемпионаты үтте. Анда 28 илдән 500 яшь һөнәр остасы катнашты. EuroSkills - ярыш кына түгел анда килүчеләр өчен эш эзләү, өйрәтә торган программалар һәм булачак югары квалификацияле яшь белгечләрнең очрашу урыны турында мәгълүмат алу. Бу - Европаның сәнәгать лидерлары җыела...

1-3 декабрьдә Швециядә һөнәри осталык буенча EuroSkills дигән бишенче Европа чемпионаты үтте. Анда 28 илдән 500 яшь һөнәр остасы катнашты.

EuroSkills - ярыш кына түгел анда килүчеләр өчен эш эзләү, өйрәтә торган программалар һәм булачак югары квалификацияле яшь белгечләрнең очрашу урыны турында мәгълүмат алу. Бу - Европаның сәнәгать лидерлары җыела торган урын.

Россиянең милли җыелма командасында 43кеше иде. Болар - 18 илнең һөнәри осталык буенча җиңүчеләре һәм призерлары. Алар 36 компетенция буенча ярышларда катнашып, төп компетенцияләр буенча Россия командасына 5 алтын медаль яуладылар. Шуларның берсе Вадим Поляков - Татарстан командасыннан, ул "Суыткыч техникакондиционерлау техникасы" номинациясендә катнашты. Республикабызны исә барлыгы 3 компетенция буенча 4 катнашучы тәкъдим итте.

Россия җыелма командасы баллар буенча гомумкоманда зачетында мактаулы 1 урынга лаек булды. Бу барлык компетенцияләр буенча әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә.

фото: http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев