Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшең калсын, мең яшәрлек имән булып

Муса Җәлилнең моннан 74 ел элек язылган "Имән" шигыре бүгенге көндә дә бик мөһим. Чыннан да, якты эзләр, матур эшләр калдырасың икән, синең исемең киләчәк буын хәтерендә мәңге сакланыр. Бу сүзләр авылдашыбыз Раниф абый Рәхимҗан улына бик тә туры килеп тора. Ялкынланып хезмәт куйды, янып яшәде ул бу дөньяда. Бакыйлыкка...

Авылыбызда хоккей мәйданчыгын төзүне, аны кирәкле инвентарь һәм материаллар белән тәэмин итүне ул үз өстенә алып башкарды. Кышка кадәр мәйданчыкны чүп-чарлардан чистарту, кар яугач, кар таптау, аннары су белән катырып, боз ясау эшен дә ул башлап йөрде. Бу эшкә үзенә ярдәмгә укучыларны чакырып, мәктәпкә дә бик еш килде. Аның фикеренә укучылар бик теләп кушылдылар. Раниф абый үзе һәм тормыш иптәше Альбина апа да - спорт тарафдарлары. Ә Раниф абыйның ике улы - (алар да безнең мәктәпне тәмамлаган егетләр) Руслан белән Рәдиф абыйлар - данлыклы көрәшчеләр, бик күп бәйге җиңүчеләре.

Раниф абыйның зур көче белән төзелгән мәйданчык ел саен хоккейчылар уеныннан шаулап тора. Хоккей мәйданындагы балаларның хәрәкәтен, уенын эшчән умарта кортлары бызылдавына тиңләргә мөмкин. Бик күп авыл хоккей командалары белән турнирлар үткәрелә биредә. Ә инде Раниф абый истәлегенә үткәрелгәне арада иң колачлысы булып тора. Бу көн - авыл халкы өчен чын бәйрәм, икенче Сабан туе кебек. Казанда - пылау, табада чыж-чыж коймак пешә, самавырларда чәй кайный, өстәл артында кунаклар тәмле ризыктан авыз итә. Кайсы гына авылдан килмәгәннәр хоккейчылар, аларның күзләрендә, йөзләрендә Раниф абыйларына булган хөрмәт сизелеп тора.

Раниф абый, кылган эшләрең, игелекләрең, гамәлләрең әле дә дәвам ителә. Үзең исән чакта ук, син үз-үзеңә һәйкәл салып киткәнсең. Хоккей мәйданы балаларның уеныннан, турнир-очрашулардан шаулап торсын, эшеңнең дәвамлы булуына сиңа сөенеп ятарга язсын, кылган яхшылыгың өчен әҗер-савабы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев