Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эльвира Гришина: Балаң туу – зур бәхет кенә түгел, җаваплылык та әле

Иртән иртүк, гадәттәгечә, кызым белән ашыгып җыенабыз: мин - эшкә, ул - балалар бакчасына. Һәрбер хәрәкәтем "Син әзерме?" дигән сорау белән бәйләнә. Кызыма тиз генә киенергә булышам. Киенә дә алмыйсың инде, дип борын астыннан мыгырдыйм үзем. Минем канәгатьсез йөземне күреп, кызым иреннәрен бөрештерә. "Әни, син янәдән кайчан ягымлы булырсың инде?"...

Әни булу - һәр хатын-кызның омтылышы. "Әни" сүзе - һәрбер язмыш иясенең төп сүзе ул. Бала туганнан соң, дөньяң ничек үзгәрә бит! Дөрес, ана булу - бик авыр эш, ә хезмәт хакы дип баланың яратуын, премия дип - аның елмаюын һәм рәхмәт хисләрен әйтер идем.

Алда сөйләнеләчәк газета укучыларыбызның язмышлары төрле: дулкынландыргыч, күңелне эретә торган һәм бәхетле. Аларны бер сыйфат берләштерә - тормыш юлындагы барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә торган чиксез ана бәхете.

Минем "кояшкайларым"

(Эльвира ГРИШИНА, кызлары Диана һәм Аида):

-Балаң туу - зур бәхет кенә түгел, җаваплылык та әле. Әти булу шатлыгын һәм әни булу бәхетен сүзләр белән генә сөйләп бирү мөмкин түгел. Дөрес, авырлыклар да булды. Аннан башка булмый, мөгаен. Олы кызымны мин еракта - Сахалин өлкәсендә тудырдым, иремне шунда хезмәт итәргә җибәргәннәр иде. Анда барысы үзгә: климат, тирәлек, башка кешеләр. Билгесезлек мине бераз куркытты. Әмма йөрәгең астында тагын бер кечкенә генә йөрәк типкәнен сизү авырлыкларны җиңү өчен көч бирә. Барлык гаиләләрдәге кебек булды ул авырлыклар. Бала туганнан соң, ияләнгән әйберләрне бәби биләүләре һәм киемнәре, саф һавага алып чыгулар, йокы туймау алыштырды. Күз яшьләре дә, кызып китүләр дә булды. Өйдән ерак булуым, якын кешеләремне, туганнарымны сагыну да тәэсир иткәндер, мөгаен. Телефон аша гына элемтәдә тордык. Әмма янымда кызчыгым бар иде, ул минем тормышны мәгънә белән тулыландырды.

Хәзер минем ике кызым бар. Диана да, Аида да мәктәптә укыйлар, ярдәмчеләрем алар минем. Бала туганнан соң хатын-кыз кичергән үзгәрешләр бары тик уңай, дигән фикердә мин. Хәзер кызларыма карыйм да, уйлыйм: нишләр идем алардан башка? Минем өчен бар дөнья үзгәрде. Хәзер мин ни өчен яшәгәнемне һәм тормыш мәгънәсен беләм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев