Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттаховага багышлап җыр яздырган

Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вакытсыз арабыздан китүен җырчыны белгән һәм белмәгән кешеләр дә авыр кичерде. Эстрада артистлары өчен бу зур югалту булды. Вәсилә һәркемнең йөрәгендә алыштыргысыз урын алды. Популяр җырчы Эльмира Сөләйманова исә беренчеләрдән булып, Вәсиләгә багышлап "Дуслар китә" исемле тирән мәгънәле җыр яздырган. - Җырның иң элек сүзләре...

Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вакытсыз арабыздан китүен җырчыны белгән һәм белмәгән кешеләр дә авыр кичерде. Эстрада артистлары өчен бу зур югалту булды. Вәсилә һәркемнең йөрәгендә алыштыргысыз урын алды. Популяр җырчы Эльмира Сөләйманова исә беренчеләрдән булып, Вәсиләгә багышлап "Дуслар китә" исемле тирән мәгънәле җыр яздырган.

- Җырның иң элек сүзләре барлыкка килде. Гөлназ Даутова шигырь язып бирде. Сүзләре ошагач, ике дә уйламыйча Ильмира Нәгыймовага көй иҗат итәргә тәкъдим иттем. "Дуслар китә" җыры әнә шулай туды. Бу җырымны якын дустым Вәсиләнең якты истәлегенә багышлыйм. Вәсилә белән тәүге тапкыр 5 еллап элек концертта чыгыш ясаганда таныштык. Ул бик ачык, киң күңелле, мәрхәмәтле, ихлас кеше иде. Мин аны бик юксынам, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә моңлы җырчы Эльмира Сөләйманова.

Эльмираның иҗатында тиздән яңалыклар көтелә. Ул тамашачасын яңа җырлар белән сөендерергә һәм шуларның берсенә клип төшерергә теләвен хәбәр итте.

Мәңге кайтмас җиргә китеп бара дуслар.
Күз яшьләре ага юл буйлап...
Маңгайга язылган язмыш сынауларын
Булмый икән, булмый шул сайлап...

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев