Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чуллыда әфганчыларга багышланган кичә булды

Чуллы авылында, Әфган җирендә батырларча һәлак булган Рәис абыйга багышлап, "Еллар аша безгә Рәис дәшә" дип исемләнгән кичә үткәрелде.

1981 ел Вәккасовлар гаиләсенә, гомумән, бөтен Чуллы халкына олы хәсрәт алып килә: 22 яшьлек, авылның сөлектәй егете чит җирләрдә башын сала. Бу авыр кайгыны гаиләсе ничек күтәргәнен күз алдына китерүе дә кыен. Рәис абыйның әнисе Мәрфуга апа улының гәүдәсен 17 көн, 17 төн көтә... Ул йөрәк парәсенең вафатына һич кенә дә ышана алмый.

Кичәдә Рәис абыйның бала, үсмер чагы, армиягә киткән вакытлары сәхнәләштерелде.

Чарага Рәис Вәккасовның сеңлесе Әлфия апа, абыйсы Мөдәрис, Рәшит абыйлар чакырылган иде. Рәис абыйның Әлфия апага хат юлларында : "Мин курортта, Сочида, монда бик күңелле", -дип язылган. Күрәсең, аның әфган сугышы турында әйтеп, туганнарын борчыйсы килмәгән. Солдатның соңгы язылган хатыннан соң, аңа багышланган бәете яңгырады. Залда утырган тамашачыларның күзләреннән яшьләр тәгәрәде.

Шулай ук кичәгә Әфганстан җирләреннән туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан егетләребез дә чакырылган иде. Рәшит абый Шакирҗанов, Рәфкать абый Әскәровлар кайнар нокталарга ничек барып кергәннәре, нинди авырлыклар кичергәннәре турында сөйләделәр.

Бәйрәм җыр-бию, йөрәкләрне тетрәндергеч шигырьләр белән үрелеп барды. Без, исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп, батырларны онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев