Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Чуллы авылыннан Фәим Корбанов Урта Азияне аркылыга-буйлыга йөреп чыккан

    Яшь чакта дөнья күреп, илләр гизеп, үзеңне төрле юнәлештә сынап каласы килә. Гомер бер генә тапкыр бирелә бит адәм баласына. Кайбер райондашларыбыз кай тарафларга гына китеп бәхет эзләмәгән! Дөрес, заманында андый кешеләргә кырын карау гадәте бар иде, "очкалак" дигән исем тагучылар да булды. Минемчә, һәркемнең үз юлын сайлау хокукы бар....

    Яшь чакта дөнья күреп, илләр гизеп, үзеңне төрле юнәлештә сынап каласы килә. Гомер бер генә тапкыр бирелә бит адәм баласына. Кайбер райондашларыбыз кай тарафларга гына китеп бәхет эзләмәгән! Дөрес, заманында андый кешеләргә кырын карау гадәте бар иде, "очкалак" дигән исем тагучылар да булды. Минемчә, һәркемнең үз юлын сайлау хокукы бар. Чуллы авылында яшәүче Фәим абый Корбановның, әнә, бүгенге көндә сагынып сөйләрдәй күпме истәлекләре җыелган.
    Вахит авылында туып-үскән егет армиядә вакытта әти-әнисе Кыргызстанга, туганнары янына күченеп китә. Фәим дә шунда - тирән, мул сулы Ыссык-күл буендагы Пржевальск шәһәренә юл тота. Геологлар оешмасына урнашып, нефть эзләүдә эшли. Җирне өчәр чакрым тирәнлеккә кадәр бораулыйлар. Гади эшчедән өлкән мастер дәрәҗәсенә күтәрелә ул.
    -Җир астыннан сәер авазлар ишетелмәдеме соң? - дигән кызыксынулы сорау бирәм, 90нчы елларда бик тирәнгә кадәр борау төшергән геологларның, янәсе, "теге дөнья"га җитүләре турында таралган хәбәрләрне искә төшереп.
    -Әйе, безгә дә сөйләгәннәре булды ул хакта, үзебез берни ишетмәдек, - ди Фәим абый.
    Бик ямьле булып исендә калган бу яклар. Күл өстендә балыклар уйный, яр буенда фазан тавыклары чемченеп йөри. Тотып булмый үзләрен, алтынсу җимешле, чәнечкеле сырганак куаклары арасына кереп качалар. Күл тирәли мыжлап торган еланнар гына күңелгә шом сала. "Менә шундый шартларда эшләдек", - ди әңгәмәдәшем. Иң мөһиме - бөек сәяхәтче Пржевальскийга куйган һәйкәлне күрүе белән горурлана ул.
    Авылларда су скважиналары борауларга да туры килгән аларга, су 100-150 метр тирәнлектән чыккан. Ә инде "Җиде үгез" ял йорты өчен су чыгару бүгенгедәй күз алдында.
    -Тау буенда иде ул, - дип хәтерен яңарта Фәим абый. - Бинокльдән күзәткәндә текә кыяларда йөргән ерткыч барсларның, кыр кәҗәләре һәм сарыклар (архарлар) күренә иде. Артыннан барс куганны сизсә, аның үткен тырнакларына эләкмәс өчен архар кыядан баштүбән ташлана икән. Бөркет белән ауга чыгучылар да күренгәләде. Бер аучы гаҗәеп хәл турында сөйләгән иде. Тар тау сукмагында аю белән очрашкан ул. Ничек үтеп китәргә? Икесенең дә түбәнгә тәгәрәп харап булуы бар бит. Аю да моны яхшы аңлый, кыяга сыланып ук баса да, "әйдә, үт" дигәндәй, аучыга башын болгый. Шулай итеп, култык астыннан чыгара ул кешене.
    Кыргызстанда биш ел хезмәт куйганнан соң, әңгәмәдәшем Төрекмәнстанга юнәлә. Каракум каналы буендагы Мары шәһәренең бетон заводына эшкә урнаша. Амсудәрья елгасы суларын республиканың көньягына илтүче әлеге каналда балыкның исәпсез күп булуы шаккатырган аны. Бервакыт шушы суда тотылган сом балыгын йөк машинасына салып барганнарын күргән, балыкның койрыгы машина арбасына сыймыйча, җирдән сөйрәлгән.
    Тынгысыз йөрәкле Фәим абый Урта Азияне, кем әйтмешли, аркылыга-буйга йөреп чыккан. Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан калаларында булган, һәр төбәктә әзме-күпме җирле халык телен үзләштергән.
    Аннары тормышында кискен борылыш ясап, җылы һәм җиләк-җимешләргә бай яклардан кинәт Себергә китеп бара ул. Илле градуслы суыкларда төзелештә эшли, тракторны да иярли.
    -Салкыннардан курыкмадым, чөнки Мурманск диңгез флотында хезмәт иткәндә үк чыныгу алган идем. Әле дә салкын су белән коенырга, кар белән ышкынырга яратам. Кышын колонка суы астында коенган чакларым булды, - дип гаҗәпләндерде мине 73 яшьлек әңгәмәдәшем. Шөкер, саулыгы зарланырлык түгел икән. Якутиядә ул бер ялгыз карт янында фатирда торган. Халык "Костя агай" дип йөрткән бу Кырым татары заманында геолог булып эшләгән, шуңа күрә дә Фәим абыйга аның белән уртак тел табу җиңел булган.
    -Костя агай дүрт фатирлы агач йортның бер бүлмәсендә яши иде. Өй утын белән ягып җылытыла, мүкләнгән урыннары тышкы яктан боз белән катырыла, шуңа күрә фатирга зәмһәрир Себер салкыннары үтеп керә алмый иде. Эчәр су алу өчен бозны эретергә туры килде, - дип исенә төшерә ул чакларны Фәим абый.
    Әйләнә-тирәдә җәнлекләргә, җиләкләргә, эрбет чикләвегенә бай, очсыз-кырыйсыз тайга җәйрәп ята. Бервакыт дус егете белән куян ауларга барганы хәтерендә әңгәмәдәшемнең. Унбиш метр читтәрәк кура җиләге белән сыйланып торучы кызгылт-көрән төстәге зур аюны күреп алган болар. Ярый әле, тамак ялгаганда кешеләргә һөҗүм итми икән бу ерткыч. Хәер, егетләр, кулларында мылтык булганлыктан, өркеп калмыйлар. Ә менә җәйләрен болыттай ябырылучы усал черкиләрдән бернинди корал да коткармый, ди.
    Язмышы, тынгы белмәс күңелнең күз күрмәгән башка җирләргә ашкынуым булгандырмы: Себердә өч ел яшәгәннән соң, Башкортостанга юл тота егет. Салават шәһәрендәге пыяла ясау заводына урнаша, комны чистартып эретү барабанында эшли. Хезмәтнең бер төрлелеге канәгатьләндерми аны, шуңа күрә кызыклырак, төшемле эш таба: ресторанга товар белгече итеп кабул ителә.
    Исең китәр: нинди генә һөнәрләрне үзләштермәгән Фәим абый. Кизнерга кайтып, хәрби частьта сакчы этләр белән эшли, аларның көен табарга өйрәнә. Аннан күрше Вятка Аланы шәһәрендәге заводта хезмәт куя. Бригада төзеп, Киров якларында йортлар сала.
    Ахыр чиктә һәр адәм баласының "корабы" тыныч "пристань" таба.
    Фәим абый белән дә шулай булган: 32 ел элек Чуллы авылына кайтып төпләнгән, Гөлсираж ханым белән яңа гаилә корып җибәргән. Картлыкка бирешергә теләми әле: җиләк, гөмбәгә йөреп, табигатьтән көч алып яши.
    Үткәннәрне искә алып, күңеле сызып куйган чаклары буладыр анысы. Кем сагынмый инде яшьлеген? Ни рәвешле яшәсә дә, һәркемгә хас бит ул сагыш хисе.

    Г.МИННЕХАНОВА.

    Реклама

    фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: