Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Аллаһның олуг рәхмәте вә ярдәме белән айлар солтаны булган Рамазан ае үтеп тә китте. Шушы изге, фазыйләтле чорны мөселманнар ихлас гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тырышты: ураза тотты, тәравих намазлары укыды, садакаларын бирде, мохтаҗларга ярдәм итте, һәм менә без ислам динендә олуг саналган бәйрәмнәрнең берсен - мөбарәк Ураза гаетен каршы алабыз. Әлеге бәйрәмне...

Аллаһның олуг рәхмәте вә ярдәме белән айлар солтаны булган Рамазан ае үтеп тә китте. Шушы изге, фазыйләтле чорны мөселманнар ихлас гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тырышты: ураза тотты, тәравих намазлары укыды, садакаларын бирде, мохтаҗларга ярдәм итте, һәм менә без ислам динендә олуг саналган бәйрәмнәрнең берсен - мөбарәк Ураза гаетен каршы алабыз. Әлеге бәйрәмне каршы алганда мөэмин-мөселманнар төрле хисләр кичерә. Бер яктан Ураза гаете - шатлык, сөенеч көне, чөнки мөселманнар әҗер-савапларын өмет итеп, "Аллаһның әмерен үтәдек" дип куана. Шул ук вакытта бәйрәм көнне күңелләребезне сагыш-моңсулык та биләп ала, чөнки бердәм булып ураза тоткан көннәребез, күмәкләшеп ифтар мәҗлесләрендә катнашкан кичәләребез артта калды һәм бихисап әҗер-савапларга ия булган, аеруча тәкъвалык белән уздырылган изге мөбарәк ай тәмамланды.

Рамазан ае сабырлыкка өйрәтеп, мөселманнарны тәрбия кыла торган айдыр. Бу айда без хәрам нәрсәләрдән генә түгел, көн дәвамында хәтта хәләл булган ризыклардан, судан да тыелып тордык. Алай гына да түгел: без начар сүзләрдән, гамәлләрдән, фикерләрдән дә ерак булырга тырышып, күңелләребезне пакь тотарга тырыштык. Күзләре күбрәк Коръән аятләрен укып, телләре зикердә, догада булып, уй-фикерләре фәкать изгелеккә генә юнәлгән бәндәләр җан һәм тән уразасында булды. Әлбәттә, иң мөһиме - изгелекләребезнең, кылган гамәлләребезнең кабул булуы. Хәзер без Аллаһка ялварып, шуны сорыйк һәм Рамазан ае тәмамлануга карамастан, тупланган савапларны югалтмыйча, ихлас иманыбызга нигезләнеп, алдагы тормышыбызда да Аллаһ Раббыбыз белән рухи элемтәне саклап, чын мөэмин-мөселман булып яшик.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын! Ураза гаете һәркемнең күңелен иман нуры белән нурландырсын, йортларыбызга бәрәкәт, иминлек, шатлык һәм бәйрәм рухы китерсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, яңадан-яңа якты өметләр алып килсен! Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Ихтирам вә изге догалар белән:

Кукмара районы имам-мөхтәсибе

Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев