Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәхет җиңел бирелми

Иртән иртүк, гадәттәгечә, кызым белән ашыгып җыенабыз: мин - эшкә, ул - балалар бакчасына. Һәрбер хәрәкәтем "Син әзерме?" дигән сорау белән бәйләнә. Кызыма тиз генә киенергә булышам. Киенә дә алмыйсың инде, дип борын астыннан мыгырдыйм үзем. Минем канәгатьсез йөземне күреп, кызым иреннәрен бөрештерә. "Әни, син янәдән кайчан ягымлы булырсың инде?"...

Әни булу - һәр хатын-кызның омтылышы. "Әни" сүзе - һәрбер язмыш иясенең төп сүзе ул. Бала туганнан соң, дөньяң ничек үзгәрә бит! Дөрес, ана булу - бик авыр эш, ә хезмәт хакы дип баланың яратуын, премия дип - аның елмаюын һәм рәхмәт хисләрен әйтер идем.

Алда сөйләнеләчәк газета укучыларыбызның язмышлары төрле: дулкынландыргыч, күңелне эретә торган һәм бәхетле. Аларны бер сыйфат берләштерә - тормыш юлындагы барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә торган чиксез ана бәхете.

Бәхет җиңел бирелми

(Лилия КУЗЬМИНА, кызлары Альбина һәм Роза)

-Балаң булу - байлык, әни булу - бәхет, диләр. Димәк, мин икеләтә бай һәм бәхетле, чөнки әле өч оныгым да бар, - ди Лилия Кузьмина.

Әлбәттә, бәхет юлында киртәләр дә булган. Кияүгә ул егерме ике яшендә чыккан, кызлары туган. Әмма язмыш аңа зур сынау әзерләгән: олы кызына - алты, кечесенә ике яшь булганда ире дөнья куя. Ул ике бала белән ялгызы кала. Барлык авырлыклар, мәшәкатьләр үзенең җилкәсенә төшә. Кызларын аякка бастырырга, лаеклы белем-тәрбия бирергә, тормышта үз юлларын табуда булышырга туры килә.

-Әниебез безгә бәхетле балачак бүләк итте. Мондый балачак артыннан, кагыйдә буларак, бәхетле тормыш килә. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле, - диләр кызлары. - Ул гомер буе безгә яхшылык кына теләде. Тулы булмаган гаиләдә үссәк тә, безнең күңелләр китек булмады, ул безгә үзенең чиксез яратуын бүләк итте, әти дә, әни дә булды. Билгеле, моның өчен ул күп нәрсәдән баш тарткандыр. Лаеклы ялга чыкканчы комбинатта авыр эштә эшләде, моннан тыш, күп еллар буе авыру әнисен тәрбия кылды, үзе уколлар ясарга өйрәнде. Әни - соңгы әйберсен бирергә әзер торган бик мәрхәмәтле кеше. Безнең өчен аннан да яхшы дус һәм ярдәм итүче юк, - ди олы кызы Роза.

-Әмма барлык авырлыкларны, югалтуларны ана бәхете һәм балаларга, хәзер инде оныкларга да карата чиксез ярату тойгылары белән чагыштырып булмый, - ди Лилия ханым, тормышка сөенеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев