Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Арзан бәягә район газетасына языл һәм акциядә катнаш!

Төп приз - тузансуырткыч

Әйе, быелның икенче яртыеллыгы өчен подписка төгәлләнүгә (безнең өчен ул уңышлы булды: "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына 6200 кеше язылды, бу - республика районнары арасында иң зур күрсәткеч), киләсе елның беренче яртысы өчен газета-журналларга язылу башланды. 31 августка кадәр ташламалы бәя тәкъдим ителә, район газетасына 6 айга 616 сум 44 тиеннән, ә оешмалар 706 сум 44 тиеннән языла ала.
1 сентябрьдән соң бәяләрнең бераз артуы көтелә - ярты елга "Хезмәт даны"ның подписка бәясе 660 сум булачак.Шуңа хәзердән үк район газетасына язылып куйсак, акчабыз да янга калыр, күңелебез дә тыныч торыр.
Редакция 31 августка кадәр газетабызга язылучылар арасында акция игълан итә. Инде бәхетле отыш ияләренә бүләкләр дә әзерләп куйдык. Төп приз - тузансуырткыч. Акциядә катнашу шартлары элеккечә: 2018 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу квитанциясен яки аның күчермәсен редакциягә алып килеп күрсәтергә кирәк. Аны почта аша яки газетаның электрон адресына да юлларга мөмкин, бу очракта элемтәгә керү өчен үзегезнең телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз. Акциягә 6 сентябрьдә йомгак ясалачак.
Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" газетасы редакциясе.
Акциянең сроклары - 2017 елның 21 июленнән 2017 елның 6 сентябренә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев