Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алсу Хәсәнованың әнисе Миңзифа ханым кызының бүлмәсеннән музей ясаган (ФОТО)

Узган елның апрелендә арабыздан киткән талантлы хезмәттәшебез, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнова һәрвакыт күңелебездә. Бүген "Матбугат.ру" хәбәрчесе аның туган нигезендә булып кайтты. Алсуның әнисе Миңзифа апа кызының бүлмәсеннән музей ясаган. Безгә кечкенә генә экскурсия ясады. Монда һәрнәрсә Алсуны хәтерләтә. Алсуның елмаюы, Алсуның тормышны яратуы... Дипломнарның монда бик азы гына...

Узган елның апрелендә арабыздан киткән талантлы хезмәттәшебез, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнова һәрвакыт күңелебездә. Бүген "Матбугат.ру" хәбәрчесе аның туган нигезендә булып кайтты. Алсуның әнисе Миңзифа апа кызының бүлмәсеннән музей ясаган. Безгә кечкенә генә экскурсия ясады.

Монда һәрнәрсә Алсуны хәтерләтә. Алсуның елмаюы, Алсуның тормышны яратуы...

Дипломнарның монда бик азы гына сыйган. Алар бихисап.

"Шушы бүлмәгә менәм дә Алсу белән сөйләшәм", - ди Миңзифа апа.

Музей Алсу яшәгән бүлмәдә, йортның икенче катында урнашкан.

Миңзифа Гыйльмеевна Шәле мәктәбендә директор булып эшли. Эшем миңа бераз гына булса да шушы хәсрәттән онытылып торырга ярдәм итә, ди ул.

Алсу юл йөрү таныклыгын алган гына булган. Бар билгесе бишле.

Алсуның үз кулы белән язып куйган "Мин яшим! Мин яшим! Мин яшим!" дигән сүзләре

Күпме визитка таратылмый калган...

Алсу Хәсәнованың мәкаләләре

"Туфан абыйны аеруча хөрмәт итә иде", - ди әнисе

Алсу һәм Ләвәнт

"Ватаным Татарстан" редакциясе коридорларыннан Алсуның бүлмәсен эзләп килүче иҗат әһелләре, артистлар, җырчылар, язучылар бик күп булгандыр

Шушы диктофонга кемнәр генә үз фикерләрен сөйләмәгәндер

Миңзифа апа тартмадан Алсуның читекләрен чыгарды

Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсендә бу сүзләр сәхнәнең түрендә иде

Алсуның якташы ясаган портрет

Уң яктагы фото - Миңзифа апаның иң яратканы

Путин имзалаган грамота

2009 елда ук алынган "Бәллүр каләм"

Президент Рөстәм Миңнехановтан рәхмәт хатлары берничә

Алсуның "Ватаным"да әле эшли башлаган гына вакыты

Хезмәттәшебезнең кыска гомере фотоларда гына калды...

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев