Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы Иске Пенәгәрдә һәм Нократ Аланында узды

Бөтендөнья татар конгрессы каршында оештырылган "Ак калфак" оешмасының чираттагы күчмә утырышы күршеләребездә - Иске Пенәгәр авылында һәм Нократ Аланы шәһәрендә узды. Без, Кукмара хатын-кызлары, кунакларны шәһәребез янында кабул иттек һәм юлыбыз алар белән бергә дәвам итте.

Беренче тукталыш Иске Пенәгәр авылы мәчетендә булды. Бу мәчет 1826 елда Балыклы авылы бае Гомәр Бикколов тарафыннан салынган була. Дәһшәтле елларда күп авылларда мәчет манаралары киселеп бетсә дә, Пенәгәр мәчете сакланып кала. Бу хакта күптән түгел генә бер мәгълүмат килеп ирешкән. Анда күрсәтелгәнчә, район үзәге булган Нократ Аланыннан авылга, мәчет манарасын кисәргә дип, ике кеше җибәрелүе мәгълүм була. Авыл агайлары аларга каршы килә алмауларын аңлап, хәйлә коралар: килгән кешеләрне ниндидер бер сәбәп белән мәчет янындагы бер йорт ишегалдына алып керәләр. Анда исә, алдан килешенгәнчә, берәү мәчеткә таба мылтык төбәгән була. Яшертен дә кебек, әмма чакырылмаган кунаклар күзенә күренерлек итеп баскан. Манара кисәргә килүчеләр, мәчет янына барган очракта ни буласын аңлап, кайтып китәләр. Шулай итеп, манара киселмичә кала. Иске Пенәгәр халкы әле дә дини йолаларны үтәп, әхлак кануннарына таянып яши. Авыл халкыннан шуны да ишеттем әле: салмыш ир-атлар, урамнан каршыларына Зыятдин хәзрәтнең килгәнен күрсәләр, чит капкадан кереп булса да качып калалар икән. Бу хәзрәткә зур ихтирам булуын аңлата.

Мәчеттә "Гасырлар призмасы аша татар хатын-кызына караш" дигән темага тарих дәресе уздырылды. Нократ Аланы районының "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Шәмсия Хәлимова белән Зыятдин хәзрәт элеккеге исемнәр, метрика китапларында хатын-кызлар турында сакланган мәгълүматларны җиткерделәр. Маһиҗамал, Маһисәрвәр, Бибигалимә, Гөлзәйнәп, Шәмсенай кебек матур исемнәр кушканнар элек кыз балаларга. Үземнең әнием дә Маһиҗамал исемле иде минем.

Күчмә утырышның икенче өлеше Нократ Аланында дәвам итте. Анда музейларда, "ЭтноМир" милли мәдәни үзәгендә оештырылган чараларда катнаштык. Төрле күргәзмәләр, шул исәптән Зөмәрә Җиһаншина җитәкчелегендә оештырылган калфаклар күргәзмәсе белән таныштык. Очрашуда милли ансамбльләр чыгышларын карап та хозурландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев