"Адмирал"дагы янгында һәлак булган Сергей Костинның гаиләсенә фатир бирелде
Татарстан хакимияте "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгынны сүндергәндә һәлак булган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре, подполковник Сергей Костин гаиләсенә 3 бүлмәле фатир бирергә булган. Әлеге фатир төзелеп килүче йортта урнашкан, аны тапшыру өчен әзерлиләр. Бүген ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Сергей Костинны искә алды. Хезмәттәшләре аның...
Татарстан хакимияте "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгынны сүндергәндә һәлак булган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре, подполковник Сергей Костин гаиләсенә 3 бүлмәле фатир бирергә булган.
Әлеге фатир төзелеп килүче йортта урнашкан, аны тапшыру өчен әзерлиләр.
Бүген ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Сергей Костинны искә алды. Хезмәттәшләре аның каберен зиярат кылды - Арча зиратында матәм митингы үтте. Батыр хезмәткәрнең каберенә таш кую өчен идарә тармагы хезмәткәрләре үз хезмәт хакларыннан өлеш чыгарган.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 11 мартында Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын чыкты. Сергей Костин хезмәттәшләре белән коткару операциясе барышында җимерекләр арасыннан биш кешене чыгара. Бинаның җимерелү куркынычы барлыгын чамалап, ул кул астында эшләүче хезмәткәрләргә бинадан чыгып китәргә боера, ә үзе өлгерә алмый кала. Подполковникның үле гәүдәсе 13 мартта гына табылды. Аның хатыны - тол, улы һәм кызы ятим калды.
Фото: /mchs.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев