Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

5 ноябрьдән “Әниләргә - бүләк” акциясе башлана

Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай. Алар арасында күңелгә иң якыны, әлбәттә, Әниләр көне. Бәйрәм уңаеннан әниләргә бүләкләр хәзерли башлыйк, җәмәгать. "Хезмәт даны" газетасына яртыеллык подписка да алар өчен кирәкле, файдалы бүләк булыр. Редакция 5 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр "Әниләргә - бүләк" дигән акция үткәрә. Шушы вакыт эчендә район газетасына язылып, квитанциясен...

Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай. Алар арасында күңелгә иң якыны, әлбәттә, Әниләр көне. Бәйрәм уңаеннан әниләргә бүләкләр хәзерли башлыйк, җәмәгать. "Хезмәт даны" газетасына яртыеллык подписка да алар өчен кирәкле, файдалы бүләк булыр.

Редакция 5 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр "Әниләргә - бүләк" дигән акция үткәрә. Шушы вакыт эчендә район газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәткән яки почта аша юллаган абунәчеләр арасында иң бәхетле кеше призга ия булачак. Приз эләкмәгән очракта да яртыеллык подписка әниләребезгә зур сөенеч алып килер. Акциягә 25 ноябрьдә йомгак ясалачак.

Акциянең иганәчесе - Олыяз авылыннан эшмәкәр Фәнил Әгълиуллин районыбызның барлык әниләрен якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итә, аларга күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек, балалар сөенече тели.

Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы редакциясе. Акциянең сроклары - 5-24 ноябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев