Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

19 яшьлек егет әтисенең мыскыллавына түзә алмыйча үз-үзен үтергән

Үләр алдыннан яшь егет әнисеннән исерткеч эчемлекләр кулланучы әтисе белән аерылуын үтенә. Әлеге фаҗига Әлмәт шәһәрендә була. 19 яшьлек Реналь Лотфуллин, исерткеч эчемлекләр кулланучы әтисенең мыскыллауларына түз алмыйча, үз-үзен үтерә, дип хәбәр итә sntat.ru. Яшь егетнең югалуы хакындагы хәбәр социаль челтәрләрдә 25 майда барлыкка килә. Улы югалганнан соң, әнисе полициягә...

Үләр алдыннан яшь егет әнисеннән исерткеч эчемлекләр кулланучы әтисе белән аерылуын үтенә.

Әлеге фаҗига Әлмәт шәһәрендә була. 19 яшьлек Реналь Лотфуллин, исерткеч эчемлекләр кулланучы әтисенең мыскыллауларына түз алмыйча, үз-үзен үтерә, дип хәбәр итә sntat.ru.

Яшь егетнең югалуы хакындагы хәбәр социаль челтәрләрдә 25 майда барлыкка килә. Улы югалганнан соң, әнисе полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге егет бары тик уңай яктан гына характерлана, инструменталь ансамбльдә уйный торган була, танышлары да аның турында бары тик яхшыны гына сөйли.

Әлеге егетне җирле кунакханәдән 200 метр читтә агачта асылынган килеш табалар. Тикшерү эшләре уздырыла.

Чыганак: http://prokazan.ru/news/view/101750/q

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев